Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә «Напитки Вместе» компаниясе җитәкчелеге белән эшлекле очрашу узды. Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы территориясендә сыра арпасын үстерү буенча озак сроклы агропрограмма нәтиҗәләре, шулай ук сыра арпасын чәчү мәйданнарын арттыру буенча хезмәттәшлекне алга таба киңәйтү турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасының сыра тармагын үз чималы белән тәэмин итү максатларында солод (салат) җитештерү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Напитки Вместе» компаниясе арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде, хезмәттәшлек итү Татарстан Республикасында сыра кайнату өчен яраклы арпа сортларын үстерү буенча җитештерү кластерын үстерүгә юнәлдерелә. Хәзерге вакытта бу юнәлеш буенча эш уңышлы алып барыла.
2025 елда компания Татарстан Республикасы территориясендә 34 024 тонна арпа сатып алган. Бу Татарстанда Агропрограмманы гамәлгә ашыру чорында рекордлы нәтиҗә булып тора (2024 елдагы продукция күләменнән 98%ка күбрәк (17 831 тонна) һәм рекордлы 2023 елга караганда 0,5%ка күбрәк (33 848 тонна). 2026 елга 18 мең гектардан артык мәйданда сыра кайнату арпасын үстерү буенча контрактларның якынча күләме төзелгән.