Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының һәм эшкәртүчеләрнең 2025 елның 4 кварталында һәм 2026 елның 1 кварталында тотылган чыгымнары өлешен каплауга субсидияләр алу өчен мөрәҗәгать итүчеләрне конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә. Сайлап алу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә тотылган чыгымнарының федераль бюджеттан финанслана торган өлешен каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе турында» 2021 елның 30 июнендәге 514 номерлы карары белән расланган Тәртип нигезендә үткәрелә.
Гаризалар https://promote.budget.gov.ru электрон адрес буенча кабул ителә.
Сайлап алу шифры: 26-709-R0164-2-0078
Гаризалар кабул итү вакыты: 2026 елның 8 маенда - 8:00 сәгатьтән алып 2026 елның 18 маенда 08:00 сәгатькә кадәр (МСК)
Барлык кызыксындырган сораулар буенча әлеге электрон адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: ruslan.hafizov@tatarstan.ru
Элемтә өчен телефон: Хафизов Руслан Илдар улы 8 (843) 221-76-85