Ленар гарипов: “Коры сөт җитештерү буенча яңа цех республика аграрийлары өчен сөт сатуга гарант булачак”

2026 елның 1 сентябре, сишәмбе

«Логика молока» компаниясе Казанда «Эдельвейс» җитештерү мәйданчыгында коры сөт җитештерү цехын төзүнең соңгы этабында. Сөт киптерү проектына инвестицияләрнең гомуми күләме 800 млн сумнан артып китә, шуның 300 млн сумы турыдан-туры яңа цех төзүгә һәм аны технологик җиһазлауга юнәлдерелгән. Җитештерү цехын сынап карау 2026 елның октябренә планлаштырылган.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов эш сәфәре барышында төзелешнең барышын һәм объектның әзерлек дәрәҗәсен бәяләде. Инспекция барышында Ленар Гарипов җайланмаларны монтажлау этаплары белән танышты, җитештерү цехының технологик тәэмин ителешен һәм срокларның үтәлешен бәяләде.

Ленар Гарипов, сәфәргә йомгак ясап, гамәлгә ашырыла торган проектның темпларын һәм сыйфатын югары бәяләде: «Завод заманча һәм куәтле килеп чыга, команда зур эш башкарган. Безгә чималны тирән эшкәртүнең күбрәк этапларын республиканың үзендә калдыру бик мөһим: Татарстанда чимал базасы бай, ә сөтчелек тармагы ел саен 6-7%ка үсә. Мондый югары технологияле цехлар барлыкка килү Татарстан икътисады һәм агросәнәгать комплексы өчен стратегик әһәмияткә ия».

«Эдельвейс» заводы директоры Наталья Грак, үз чиратында, агымдагы эш этабы һәм якын киләчәккә планнар турында җентекләп сөйләде: «Бүген цех төзелеше финишка таба бара. Без технологик линияләрне монтажлауны төгәлләп киләбез һәм аларны эшкә көйләүгә керешәбез. Заводның бөтен командасы безнең графикны төгәл үтәү өчен зур тырышлык куйды. Октябрьдә эшне сынап карауга әзерлек бара. Яңа куәтләр кертү безгә чыгарыла торган продукция күләмен арттырырга гына түгел, ә республиканың сөт терлекчелегенә ышанычлы ярдәм күрсәтергә дә мөмкинлек бирәчәк».

Проект күрсәткечләренә чыкканнан соң, яңа линия елга 3,5 мең тоннага кадәр коры сөт җитештерүне тәэмин итәчәк. Продукция катгый халыкара сыйфат стандартларына туры киләчәк.

Ленар Гарипов, мондый куәтләрне эшләтә башлау төбәкнең азык-төлек кәрҗиненә турыдан-туры йогынты ясый, дип ассызыклады. Коры сөт җитештерү - табышлы экспорт продукты гына түгел, сезон арасында азык-төлек сәнәгате өчен стратегик резерв та ул. Республиканың үзендә югары өстәлгән бәяле продукт булдырып, «Логика молока» импортны алыштыру буенча «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының максатчан күрсәткечләренә ирешүгә турыдан-туры ярдәм итә.

«Республика аграрийлары өчен яңа цех счөт сатуга гарант булып торачак. Сөт киптерү - базарны җайга салуның сыгылмалы механизмы ул: җитештерүнең сезонлы пик чорларында калган чимал юкка чыкмаячак, ә эшкәртүгә китәчәк. Бу сатып алу бәяләрен тотрыкландырырга мөмкинлек һәм терлекчеләргә иртәгәге көнгә ышаныч бирә, ә бу инде сөт терлекчелеген үстерүнең озак сроклы программаларын гамәлгә ашыруда аеруча мөһим», - дип билгеләп үтте Ленар Гарипов.

Инвестиция проекты 2024 елның июнендә тәкъдим ителгән һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан хупланган. Ул чакта «Логика молока»ның директорлар советы рәисе Руслан Алисолтанов бизнес-проектны министр Марат Җәббаровка тәкъдим итте, ул, өстәмә шундый җитештерү булдыру чимал сөткә тотрыклы ихтыяҗ тудырачак һәм җирле хуҗалыклар үсешенә уңай йогынты ясаячак, дип ышандырды.

Проектны гамәлгә ашыру республика аграрийлары белән озак сроклы партнерлык элемтәләрен инде урнаштыра да. «Эдельвейс» заводын чимал сөт белән төп итүчеләр арасында — «Азык-төлек программасы АПК» («Продовольственная программа АПК»), «Красный Восток Агро», «Әсән» ҖЧҖ, «Яңарыш АФ» («АФ Возрождение») һәм башкалар.

Октябрьдә җитештерүне уңышлы эшләтә башлау компания өчен генә түгел, ә Татарстанның бөтен агросәнәгать комплексы өчен мөһим вакыйга булачак.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International