2026 елның 16 маенда «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисадый форумы кысаларында Казан ипподромында беренче тапкыр «Ат бизнесы» чабышлары һәм Халыкара жокейлар чемпионаты - Казанфорум 2026 кубогы узды. Форум чиста канлы инглиз, гарәп атлары һәм Татарстан Республикасында туган өч яшьлек һәм аннан зуррак татар токымлы атлар катнашындагы ат спорты тамашасы белән тантаналы рәвештә тәмамланды.
Трибуналарга керү ачык булу күпләр өчен - шәһәрлеләргә һәм Казан кунакларына да - алдынгы җайдакларның һәм чиста канлы иң яхшы атларның ярышуын шәхсән күзәтергә мөмкинлек бирде.
Чемпионатта Россия төбәкләреннән (Татарстан, Дагыстан, Чечня, Башкортостан, Марий Эл, Адыгей, Краснодар һәм Ставрополь крайлары) ат чабышлары осталары, шулай ук Казахстан, Кыргызстан һәм Төрекмәнстан вәкилләре катнашты. Гомуми приз фонды 9 млн сум иде.
«Татар Канаты» призына 2000 метрлы дистанциядә беренче татар атлары чабышында Дулкын айгырында жокей Илнур Вафин җиңүче булды.
2023 елда туган чиста канлы атлар арасында 1800 метр дистанциядә Зур Евразия партнерлыгы кубогына ярышта Кентервиль айгырында мастер-жокей Айдамир Шегушев җиңү яулады.
Технологик Альянс кубогы өчен 1600 метрлы дистанциядә беренче урынны Ситроен Билл Х айгырында халыкара дәрәҗәдәге мастер-җайдак Эдуард Большаков алды.
«Россия - Ислам дөньясы» форумы хөрмәтенә” призына 1800 метрлы дистанциядә 2023 елгы һәм аннан зуррак гарәп атларының дүртенче чабышында Восход Терск айгырында жокей Альберт Шәйхетдинов җиңү яулады.
Халыкара жокейлар чемпионаты призына - «KazanForum-2026» кубогына 1800 метрлы арадагы чабышта татар токымлы Слайс айгыры беренче килде, халыкара класслы мастер-жокей - Мырзабәк Каппушев алды.
«Россия горурлыгы» («Достояние России») абруйлы призына 1600 метрлы дистанциядә алтынчы чабышта Орел юртаклары арасында Успешный Бренд айгырында мастер-җайдак Геннадий Большаков җиңү яулады.
Татарстан Республикасы кубогына 2000 метрлы дистанциядәге чабышта чиста канлы менге токымлы атлар арасында Гуд Хьюмор Мэн атында мастер-жокей Айдамир Шегушев финишка беренче булып килде.
Ислам хезмәттәшлеге оешмасында катнашучы илләр хөрмәтенә призга соңгы чабышта чиста канлы менге атлар арасында Онли Ю РМ айгыры иң яхшы дип танылды, менге атта Россиянең иң яхшы хатын-кыз җайдагы - Ирина Котлякова.
Ат ярышларыннан тыш, кунаклар өчен мавыктыргыч күргәзмәләр, фермер ярминкәсе, тематик фотозоналар, бәйрәм һәм халыкара хезмәттәшлек атмосферасы тудыра торган башка төрле күңел ачулар оештырылган иде.
Фото: "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" коммерциячел булмаган автоном оешма.