«Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум» XVII халыкара икътисадый форумы кысаларында «Россиянең хәләл продукциясен экспортлау: яңа базарларны үзләштерү өчен импульс» панель дискуссиясе узды. Очрашуның модераторы «Агроэкспорт» федераль үзәге җитәкчесе киңәшчесе Александр Якуба булды. Анда Россиянең агросәнәгать продукциясен җитештерүчеләр һәм экспортерлар, чит ил импортерлары һәм дистрибьюторлары, инвесторлар, логистлар һәм сертификацияле органнар катнашты.

2026 елның 15 мае, җомга

«Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум» XVII халыкара икътисадый форумы кысаларында «Россиянең хәләл продукциясен экспортлау: яңа базарларны үзләштерү өчен импульс» панель дискуссиясе узды. Очрашуның модераторы «Агроэкспорт» федераль үзәге җитәкчесе киңәшчесе Александр Якуба булды. Анда Россиянең агросәнәгать продукциясен җитештерүчеләр һәм экспортерлар, чит ил импортерлары һәм дистрибьюторлары, инвесторлар, логистлар һәм сертификацияле органнар катнашты.

Мәйданчык Россия җитештерүчеләре һәм чит ил импортерлары, дистрибьюторлар, инвесторлар арасында үзара сәүдәне сыйфатлы үстерү, киртәләрне җиңү һәм озак вакытлы, тотрыклы тәэмин итү чылбырын төзү өчен турыдан-туры диалог алып бару урынына әверелде.

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Маркович, сессиядә катнашучыларны сәламләп, форум, гадәттәгечә, Россиянең ислам дөньясы илләре белән күп өлкәләрдә, шул исәптән авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү өчен төп мәйданчыкларның берсе булып тора, дип билгеләп үтте. Моны форум эшендә катнашкан чит ил партнерларының күпчелеге раслый.

Ул, «Гомумән алганда, ислам дөньясы илләре белән багланышларны киңәйтү илебез өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора, дип билгеләп үтте. Үзара ихтирамга һәм уртак мәнфәгатьләргә нигезләнгән хезмәттәшлек, үсешнең уңай динамикасын күрсәтеп, аеруча әһәмияткә ия. Хәләл продукция базары хәзерге вакытта дөньякүләм азык-төлек базарының иң тиз үсә торган сегментларының берсе булып тора. Бу, беренче чиратта, мөселман илләрендә халыкның артуы дөнья күләмендә уртача дәрәҗәдән ике тапкырга артыграк булу нәтиҗәсе. Гомумән алганда, Россиянең мөселман илләре белән багланышы күп яклы, һәм иң мөһим юнәлешләрнең берсе - авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек белән сәүдә итү».

Аның әйтүенчә, 2025 елда Россиянең хәләл продукциясен экспортлау 400 миллион долларга җиткән. Бу, барыннан да элек, ит продукциясе, кондитер, сөт һәм балалар азыкларын экспортлау исәбенә булган.

Максим Маркович, хәзерге вакытта Россия продукциясе дөньяның 20 иленә экспортлана, шул ук вакытта төп базарлар булып Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Иран санала, дип өстәде.

«Хәләл» стандартлары буенча азык-төлек экспортлауны арттыру Россия агросәнәгать комплексы үсешенең стратегик юнәлешләренең берсе булып тора. Һәм хәзерге вакытта Россиядә 7 сертификацияләү үзәге эшли, алар тышкы базарларга чыгу өчен төрле продукциягә «Хәләл» сертификатын бирәләр», — диде министр урынбасары.

«Агроэкспорт» федераль үзәге җитәкчесе Илья Ильюшин, хәләл продукция базары – дөнья азык-төлек базарының тиз үсә торган сегментларының берсе, дип билгеләп үтте. “Беренче чиратта, бу дөньяда мөселманнарның артуы белән аңлатыла. Хәзерге вакытта җирдә яшәүчеләрнең 25%ы ислам динен тота, һәм аларның өлеше якындагы елларда 35%ка кадәр артачак, дип көтелә”, - дип ассызыклады ул.

Илья Ильюшин шулай ук хәләл продукция экспортлаучы Россия компанияләре каталогын презентацияләде. Ит, сөт, ашлык, май, кондитер әйберләре, балык һәм әзер продукция җитештерүчеләр белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://docs.yandex.ru.

Россиянең Федераль ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе ярдәмчесе Артем Даушев тышкы базарларда хәләл продукция чыгару турында сөйләде. Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге (Россельхознадзор) ветеринария контролен гамәлгә ашыра, ветеринария дару препаратларының әйләнешен, авыл хуҗалыгы җирләренең сакланышын тикшереп тора, үсемлекләр карантинын һәм орлыкчылыкны, ашлыкның сыйфатын контрольдә тота. “Россельхознадзор эшчәнлегенең иң мөһим юнәлеше - Россия терлекчелек продукциясен яңа чит ил базарларына кертү. Бу - чит илләрнең компетентлы органнары белән ике яклы очрашулар оештыру, комиссияләрдә, эшче төркемнәрнең профильле утырышларында катнашу, ике яклы ветеринария сертификатларын килештерү, бизнес- миссияләрдә катнашу, чит ил коллегаларының инспекцияләрен Россиядә кабул итү кебек төрле чаралардан тора торган зур комплекслы эш”, - дип йомгаклады ул чыгышын.

Согуд Гарәбстанының «Хәләл» үзәге вице-президенты Салем Йосыф “Хәләл” глобаль сертификацияләү: дөньякүләм сектор өчен бердәм һәм ышанычлы киләчәккә юл” темасына чыгыш ясады. Ул: “Без хәзер бу өлкәдә киңәябез, хәләл продукциягә ихтыяҗ зур. Безгә Россиядән продукция экспортлау мөһим. «Хәләл» логотибы кулланучыга продукциянең «Хәләл» стандартларына туры килүен күрсәтә. Продукциягә әлеге билгене күрсәтү өчен тиешле органда сертификация узарга кирәк. “Хәләл” бөтендөнья маркировкасы күп илләрдә кулланыла”.

“Россия сыйфат системасы” коммерцияле булмаган автоном оешмасының хәләл продукция һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә компетенцияләр үзәге җитәкчесе урынбасары Ташохаҗи Агамерзаев «Хәләл» стандартлары буенча продукцияне сертификацияләүнең Россия системасын камилләштерү һәм унификацияләү турында сөйләде. Ул, 2025 елда Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасында гомуми товар әйләнеше 174 млрд долларга җиткән, дип билгеләп үтте. Россия - Якын Көнчыгыш, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Төньяк Африка һәм БДБ илләре базарларына экспортлау куәтенә ия ил. Ул, кош ите, сыер ите, сарык ите, сөт продукциясе, йомырка, он, кондитер эшләнмәләрен кертеп, эре азык-төлек җитештерүче булып тора.

Сессия барышында катнашучылар шулай ук импорт продуктларына һәм алар белән тәэмин итүчеләргә таләпләр, «Хәләл» стандартлары буенча сөт продукциясен экспортлау мөмкинлекләре, хәләл эчемлекләр базары, йөкләр ташу һәм хәләл продукцияне экспортлау логистикасы үзенчәлекләре, шулай ук балыклы чималдан азык желатины җитештерү турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча Россия экспорт үзәге тарафыннан булдырылган «Минем экспорт» («Мой экспорт») цифрлы платформасы Россиядә экспортерларга ярдәм итүнең төп инструменты булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International