Казанда шигырь укучылар арасында «Шигърият бөртеге» конкурсы финалы узды

2026 елның 15 мае, җомга

Бүген Министрлыкта укучылар катнашында татар шагыйре, әдәби тәнкыйтьче һәм публицист Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга һәм татар шагыйре, журналист һәм хәрби хәбәрче Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Шигърият бөртеге» конкурсына йомгаклар ясалды. Катнашучылар укыган әсәрләрнең төп темасы авыл тормышы, авыл хуҗалыгы эшләре, табигать шартлары, хайваннар, үсемлекләр, авыл халкының тормыш-көнкүреше һәм гореф-гадәтләре, аграр һөнәрләр турында булды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, «КОМОС ГРУПП» ҖЧҖ идарәче акционеры Андрей Шутов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Владислав Усанов катнашты.

Ленар Гарипов, конкурста катнашучыларны сәламләп, яшь талантларга, шулай ук әзерлек эшләрендә ярдәм иткәннәре өчен педагогларга һәм ата-аналарга рәхмәт белдерде.

Владислав Усанов, конкурс Ватаныбызның мәдәни мирасын саклауга юнәлдерелгән, дип билгеләп үтте. “Чөнки шигырьләр, шигърият, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил кебек безнең бабаларыбызның бөек дәвамчылары - сезнең белән без сакларга тиешле мирас ул. Сез бу конкурста катнашкансыз икән, бу сезнең мәдәни мирасыбызның, Татарстан һәм Россиянең мәдәни кодының бер өлеше булуыгызны аңлата”, — дип ассызыклады ул.

Андрей Шутов: “Конкурс Идел буе федераль округының берничә төбәгендә: Уфада, Пермьда, Ижауда үткәрелә. Кешеләр, җыелып, шигырьләр укыйлар, бу яңа социаль-мәдәни күренеш, һәм мин аның алга таба үсүен бик телим”, - диде ул.

1 - 4 сыйныф укучылары арасында Әдилә Нәкыйпова, 5 - 8 сыйныф укучылары арасында Сафия Камолова, 9 - 11 сыйныф укучылары арасында Ангелина Шишкова җиңүчеләр булдылар.

«Урта һәм югары уку йортларының студент яшьләре» номинациясендә Милена Викторова җиңү яулады, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләре арасында Илзирә Хәйруллина җиңүче булды.

«Шигъри әсәрнең катлаулылыгы өчен» призын Алинә Юнысова алды, «Алтын каләм» - Татьяна Федотовада, әсәрне иң оригиналь итеп укуда Ульяна Баканова җиңүче булды, ә шигырь укучылар арасында иң сөйкемлесе Мирослав Аношин булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International