Бүген «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» 17нче халыкара икътисадый форумы кырларында «Россия – Эфиопия» эшлекле сессиясе узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнашты. Модератор буларак, «Россия экспорт үзәге» АҖнең халыкара үсеш буенча проект җитәкчесе Павел Шибилов чыгыш ясады.
Сессиядә шулай ук Эфиопия Федератив Демократик Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Генет Тешоме Жирру, «Ethiopian Trading Business Corporation» генераль директоры Бехайлу Нигусси Демеке, Эфиопия инвестицион холдингы вәкиле Брук Тайе Гамеда, «Россия Почтасы» АҖнең «Складлар» бизнесын үстерү буенча дирекция җитәкчесе Александр Дзвонковский, Россия Юстиция министрлыгы каршындагы профессор А.Р. Шляхов ис. Россия суд экспертизасы федераль үзәге директоры Алексей Мамонтов катнаштылар.
Үз чыгышында Рөстәм Гайнуллов агросәнәгать комплексында Татарстанның хезмәттәшлекне үстерү куәтен һәм үзара кызыксыну булуын ассызыклады.
Рөстәм Гайнуллов, Россиянең алдынгы аграр төбәкләренең берсе булган Татарстан өчен Африка илләре, аерым алганда, Эфиопия белән партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү мөһим стратегик юнәлеш, дип билгеләп үтте. Эфиопия, үзенең үсеп килүче икътисады һәм шактый зур авыл хуҗалыгы мөмкинлекләре белән, тәҗрибә, технологияләр һәм азык-төлек белән алмашу өчен перспективалы партнер булып тора.
Министр урынбасары Татарстан агросәнәгать комплексының төп казанышлары белән таныштырды: 2025 елда тулаем продукция күләме 400 млрд сумнан артып китте, сөт, бәрәңге һәм йомырка җитештерү буенча алдынгы урыннарны били, шулай ук төбәкнең азык-төлек товарлары белән үз-үзен тәэмин итүе югары дәрәҗәдә, диде ул. Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен үстерүгә, шулай ук АПК продукциясен экспортлауның шактый артуына аерым игътибар бирелде, соңгы алты елда ул, 1,8 мәртәбәгә диярлек артып, 539,4 млн долларга җитте, дип билгеләшп үтте ул.
Үз чыгышында Рөстәм Гайнуллов Эфиопия белән хезмәттәшлек итү өчен берничә юнәлеш билгеләде, шул исәптән Татарстан азык-төлек продукциясен экспортлау, терлекчелек һәм үсемлекчелек буенча тәҗрибә уртаклашу, технологик партнерлык, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм саклау өлкәсендә хезмәттәшлек, шулай ук белем бирү программалары. Ул шулай ук «Экспорт» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Эфиопиядән Россия базарында эшкәртү һәм сату өчен кофе, майлы культуралар һәм тәмләткечләр импортлауга әзер булуларын белдерде.
Ахырда министр урынбасары хезмәттәшлекне активлаштыру өчен гамәли адымнар тәкъдим итте: партнер-предприятиеләр исемлеген төзү, пилот товар юнәлешләрен билгеләү, B2B-очрашулар үткәрү һәм бизнес-миссияләр оештыру. Рөстәм Гайнуллов, Татарстан диалогка ачык һәм гомуми фикер алышулардан конкрет, үзара файдалы проектларны Эфиопия белән гамәлгә ашыруга күчүне максат итеп куя, дип ассызыклады.