Татарстан Республикасының Балык Бистәсе һәм Алексеевск районнары территорияләреннән «АПК продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең төбәк филиалы контролендә Иранга ике партия азык арпасы җибәрелде. Аларның гомуми күләме 10 мең тоннадан артык.
Ашлыкны озату алдыннан билгеләнгән ил таләпләре нигезендә теплоходларның буш трюмнары зарарсызландырылды. Аннары АПК продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү үзәге белгечләре тарафыннан ашлыкны зарарсызландыру процедурасы үткәрелде.
Ашлыкның һәр партиясеннән продукциянең контракт шартларына, ТР Таможня берлегенең «Ашлык иминлеге турында» ТС 015/2011 Техник регламентына, «Терле азыгы арпасы. Техник шартлар» Р 53900-2010 ГОСТына, шулай ук импортер ил таләпләренә туры килүен билгеләү өчен лаборатор тикшеренүләр үткәрүгә пробалар алынды.
Сынаулар нәтиҗәләре буенча ашлыкның Иранга турыдан-туры экспортлау өчен куела торган барлык таләпләргә туры килүе расланды. Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы идарәсе фитосанитария сертификаты бирү турында карар кабул итте.
– Бөртекле продукция – азык арпасы төялгән коры йөк теплоходлары Идел буйлап билгеләнгән илгә җибәрелде, продукция филиал тарафыннан бирелгән барлык рөхсәт документлары: карантиндагы продукциянең фитосанитар торышы турында бәяләмәләр, лаборатор тикшеренүләр беркетмәләре нигезендә, халыкара сертификатлар: радиология, ГМО булмау турында сертификатлар, чисталык сертификатлары нигезендә җибәрелде, – дип хәбәр итте «АПК продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы инспекциясе органы җитәкчес Полина Азаренко.
Агымдагы ел башыннан Татарстаннан Иранга бөртекле продукция беренче мәртәбә озатылды. 2026 елның 5 маена «АПК продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы контролендә тышкы базарларга барлыгы 68 мең тонна ашлык һәм аның эшләнмәләре җибәрелгән. Продукция 10 илгә: Иран, Азәрбайҗан, Беларусь, Алмания, Казакъстан, Кыргызстан, Кытай, Сербия, Польша, Чехиягә су юлы, тимер юл һәм автомобиль транспорты белән җибәрелгән. АПК Үзәк комитеты белгечләре бодай, арпа, горчица, җитен, соя, карабодай, борчак, эспарцет, шепкән (рыжик), вика, тары, көнбагыш шроты һәм башка барлык продукциянең сыйфатлы булуын расладылар.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә экспортерларга ярдәм итүдә «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча Россия экспорт үзәге тарафыннан булдырылган «Минем экспорт» («Мой экспорт») цифрлы платформасы төп инструмент булып тора.