Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Лениногорск муниципаль районында булдылар.
Сәфәрнең төп максаты - авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булу, район кырларында язгы кыр эшләренең барышы белән танышу.
Лениногорск муниципаль районы башлыгы Марат Гыйрфанов хәбәр итүенчә, бүгенгә барлык мәйданның 37%ы чәчелгән. Моннан тыш, минераль ашламалар кертү процессы бара. Район башлыгы Рөстәм Миңнехановка авыл халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә торган республика программаларын гамәлгә ашырганы, шулай ук аерым проектларга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Марат Җәббаров, Лениногорск районы язгы кыр эшләрен актив алып бара, дип билгеләп үтте. Ул, бүген шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү һәм аларны үстерү өлкәсендә эшне көчәйтергә, бу мәсьәләгә күбрәк игътибар бирергә кирәк, диде.
Аннары Рөстәм Миңнеханов механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, Лениногорск районы активы белән очрашты. Язгы кыр эшләренең барышы, чәчүдә кулланыла торган технологияләр, шулай ук минераль ашламалар турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районы активы вәкилләрен һәм барлык халыкны якынлашып килүче бәйрәм – Җиңү Көне белән котлады. Ул, бүген барлык сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен, махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм ветераннарны, бигрәк тә СВОда һәлак булганнарның гаиләләрен кайгырту һәм аларга игътибар күрсәтү бик мөһим, диде. Татарстан Рәисе авыл җирлекләре башлыкларына моңа аерым игътибар бирергә, шәхси контрольгә алырга кушты.
Аннары Татарстан Рәисе һәм Марат Җәббаров Лениногорск кошчылык фабрикасында булдылар. Алар агымдагы эшләрнең торышы, шулай ук җитештерүне алга таба үстерү этаплары белән таныштылар.
Бу инвестиция проекты «Лениногорск кошчылык фабрикасы» ҖЧҖ базасында сәнәгати рәвештә күркә үстерү һәм сую буенча җитештерү комплексы төзүне күздә тота.
Элек биредә йомырка җитештерү предприятиесе булган, ул 55 ел эшләгән һәм 2023 елның августында ябылган. Яңа милекче җитештерү комплексын реконструкцияләгән, кошлар тоту һәм үстерү өчен заманча җайланмалар, климат һәм вентиляция җайланмалары урнаштырган.
Рөстәм Миңнеханов яңартылган корпусларны карап чыкты, аңа шулай ук кошларны тоту технологиясе турында сөйләделәр.
Проект куәтенә тулысынча чыккач, кошчылык фабрикасы 6,5 мең тоннага кадәр күркә ите җитештерәчәк, шулай ук биредә бөртекле культуралар үстерергә телиләр, шул исәптән фабриканы үз азык базасы белән тәэмин итү өчен дә.
Лениногорск кошчылык фабрикасы турында тулырак мәгълүмат бу сайтта: https://chistai.ru/press/chto-delaet-chistopole-unikalnym/.