Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасы Президенты Абдел Фәттах Ас-Сиси белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Дәүләт Башлыгы, республика Рәисен сәламләп, Россия Президенты Владимир Путинны бик ихтирам итүен һәм Татарстан белән дустанә мөнәсәбәтләргә шат булуын чын күңелдән билгеләп үтте. Ул Рөстәм Миңнехановны 2026 елда Казанга Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирелүе белән котлады һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде.
Моннан тыш, Президент сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер булуын белдерде. “Россиянең ислам дөньясы илләре белән мөнәсәбәтләрен үстерүгә керткән өлешегезне югары бәялибез”, - дип, мөрәҗәгать итте ул Рөстәм Миңнехановка.
Республика Рәисе, үз чиратында, Татарстанның ислам дөньясында Россия партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирүенә игътибар юнәлтте.
“Безнең республика Россия белән Мисыр арасында багланышларны ныгытуга зур өлеш кертә. Татарстан белән Мисыр арасында товар әйләнеше күләме - моңа ачык дәлил. 2020 елдан ул 8,5 тапкырга артты һәм узган ел 230 млн долларга җитте”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Инде шактый вакыт Мисыр белән республиканың берничә эре сәнәгать предприятиесе эшли. Шулай булса да, номенклатураны киңәйтүгә зур кызыксыну бар. Аерым алганда, агросәнәгать комплексы, автомобиль төзелеше, сәламәтлек саклау, IT кебек юнәлешләр буенча. Шулай ук республика Рәисе цифрлаштыру, технопарклар, махсус икътисадый зоналар кебек өлкәләрдә тәҗрибә һәм эшләнмәләр белән уртаклашырга әзер булуы турында әйтте.
Мисырга эш сәфәре барышында министр Казан (Идел буе) федераль университетының Каһирәдәге филиалында, Каһирәдәге Әл-Карафа некрополендә татар фәлсәфәчесе-дин белгече Муса Бигиев каберендә, зур Мисыр музеенда булды.
Сәфәр кысаларында Марат Җаббаров шулай ук Рөстәм Миңнехановның Мисырның Тышкы эшләр министры Бадр Абдельати белән очрашуында катнашты. Мисырның Тышкы эшләр министры Россия төбәкләре белән хезмәттәшлек итүне арттыруга ниятләре булуы турында әйтте. Ул, Татарстан компанияләре махсуслаштырылган сәүдә зоналарында преференцияләрдән актив файдалана алыр иде, дип билгеләп үтте. Бадр Абдельати Рөстәм Миңнехановны Казанның 2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы итеп игълан ителүе белән котлады.
Мисыр Министрлар Кабинетында Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасы Премьер-министры Мостафа Мадбули белән очрашты. Очрашуда Марат Җәббаров та катнашты. Рөстәм Миңнеханов Мисыр Президенты белән нәтиҗәле очрашу булуы турында әйтеп узды, Россия, гадәттәгечә, азык-төлек иминлеге өлкәсендә Мисырның ышанычлы партнер булып тора, дип ассызыклады.
“Татарстан, Россиянең иң динамик үсештәге төбәкләренең берсе һәм аның ислам дөньясы белән элемтәләрендә бәйләүче звено буларак, ике илләр арасындагы мөнәсәбәтләргә өстәмә динамика бирә һәм аларны тулыландыра. Бу уңайдан, Татарстан - Мисыр арасында товар әйләнешенең шактый алга китүен, шулай ук киләчәктә аны арттыру мөмкинлеге булуын билгеләп үтәсем килә”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстанның икътисадый һәм сәнәгати куәте турында сөйләде, хезмәттәшлек өчен Мисыр партнерларын кызыктырылык тармаклар булуы турында кыскача мәгълүмат бирде. “Безнең республика инвестицияләр һәм инновацияләр өчен ачык, үз тәҗрибәсе белән уртаклашырга һәрвакыт әзер. Без партнерларча финанслашу һәм хәләл индустрия темаларын актив үстерәбез”, - дип йомгаклады ул чыгышын.
.jpg)