Татарстан Республикасында 14 марттан кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады һәм узган ял көннәрендә Гагарин ункөнлеге кысаларында «Гагарин ярминкәләре» узды.
Биш ярминкә атнасы йомгаклары буенча 466,5 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан: 560,3 тонна яшелчә, 93,2 тонна үлчәүле сөт, 144,1 тонна шикәр, 897,9 мең данә тавык йомыркасы, 487,2 тонна ит, шул исәптән 255,8 тонна сыер ите. Ярминкәләр уздыруга 4622 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.
Кече хуҗалыклар субъектларына ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә. Ярминкәләрне 2026 елның 26 апреленә кадәр уздыру планлаштырылган (7 ярминкә атнасы).