“РосАгрохимхезмәт” ФДБУнең Татарстан филиалы республиканың чәчүлек туфрагының минераль азот белән тәэмин ителешен бәяләү өчен ел саен мониторинг үткәрә. 2026 елда язгы азот диагностикасы ике зонада — Кама алды һәм Идел алды зоналарында башкарылган.
Туфракта минераль азот микъдары күләмен белеп һәм төрле факторлар (туфрак эшкәртү, шул урында моңа кадәр үскән культураның уңышы, чүпләнү, моңа кадәр нинди культура үсүе, һава шартлары) йогынтысын исәпкә алып, көтелгән уңыш дәрәҗәсен фаразларга һәм билгеләнгән продуктивлыкка ирешү өчен өстәмә азотлы ашламалар кертү кирәклеген билгеләргә мөмкин.
Филиал белгечләре тарафыннан тикшерелгән туфрак диагностикасы нәтиҗәләре буенча 0 - 60 см туфрак катламында гомуми азот микъдары гектарга 37 - 58 кг тирәсендә. Тикшерелә торган районнар буенча бу күрсәткечләр түбәндәгечә бүленгән:.jpg)
Таблицада 2026 елда туфрактагы минераль азот запасларының 2025 ел белән чагыштырганда уртача 25-30%ка ким булуы ачык күренә.
Гектардан 3,5 – 4,0 тонна уңыш алу өчен 0 - 60 см катламда минераль азотның оптималь запасы гектарга 110-120 кг булырга тиеш. Димәк, 2026 елда әлеге районнар өчен азот белән тукландыру дозалары гектарга 57 - 78 кг аралыгында булырга тиеш.
Шунысын да әйтергә кирәк, ашламаларга булган ихтыяҗны төгәл исәпләү өчен һәр басуны аерым тикшерергә кирәк. Әгәр исәпләнгән доза гектарга 80 кг һәм аннан да күбрәк булса, ашламаны ике тапкыр кертергә киңәш ителә.
Үткән кышның (2025-2026 еллар) карлы булуын исәпкә алып, язын азотлы ашламалар белән тукландыру, язгы вегетация башлангач, көзге культураларның үсеп китүенә яхшы этәргеч булырга мөмкин. Ул үсемлекләрнең интенсив тамырлануына, вегетатив массасы артуга һәм, ахыр чиктә, югары уңышка өметләнергә ярдәм итәчәк.
Барлык агротехнологик нормаларны һәм аларны башкару срокларын үтәгәндә, иртә яздан азот белән тукландыруның табыш китерүе уртача 40-50% тәшкил итә. Татарстан филиалы көзге бөртекле культураларны иртә яздан тукландыру өчен аммиак селитрасын кулланырга тәкъдим итә. Мөмкинлек булса, аммиак селитрасы урынына сыек азотлы ашлама - КАС-32 куллану яхшырак санала, аның составында азот өч формада (нитрат, аммоний һәм амино) була, бу 1-1,5 айга кадәр тукланышны тәэмин итә.