Татарстанда космоска беренче мәртәбә кеше очуга 65 ел булу уңаеннан авыл хуҗалыгының «Гагарин ярминкәләре» узачак

2026 елның 10 апреле, җомга

Татарстан Республикасында Гагарин декадасы һәм космоска беренче мәртәбә кеше очуга 65 ел булу кысаларында бу атнада «Гагарин ярминкәләре» исеме астында планетаның беренче космонавты Юрий Алексеевич Гагаринның батырлыгына багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.

Юрий Алексеевич Гагарин 1961 елның 12 апрелендә тарихта беренче тапкыр космоска кеше очышын тәмамлый һәм Саратов өлкәсенең Смеловка авылы кырына төшә. Шаһитлар сөйләвенчә, төшү урыны бәрәңге кырында булган, ул вакытта җирле халык язгы эшләр белән шөгыльләнә торган була. Бу факт беренче космик очыш турындагы тарихи хәтернең бер өлеше булып тора һәм планетаның беренче космонавты әйләнеп кайткан җир белән бөек казанышның тыгыз элемтәсен символлаштыра.

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре, гадәттәгечә, шимбә көннәрендә түбәндәге адреслар буенча уза: Агрария ур., 2; Липатов ур.,7; Хөсәен Ямашев пр., 71А; Беломорский ур. 6; Ш.Д. Усманов ур.,1; Батыршин ур.20; Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше; Җиңү Проспекты. 46В; Ә. Авзалова ур., 15; Ю. Фучик ур., 64; академик Д.А.Лаврентьев ур.,10; Революция ур., 12; Дементьев ур.,7; якшәмбе көннәрендә - Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә уза.

Зеленодольск муниципаль районында ярминкәләр Осиново бистәсендә Садовой ур., 9 адресы буенча һәм «Яңа Тура» технополисы мәйданчыгында уза. Чаллы шәһәрендә - Габдулла Тукай тыкрыгы, 16 адресы буенча һәм Чулман проспектында; Кама Аланында - «Олимпия» боз сарае парковкасы территориясендә; Түбән Кама шәһәрендә ярминкәләр «Комета» үзәк базарының Төзүчеләр ур.,2Б һәм Көньяк ур.,7 адресларындагы мәйданчыкларда уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International