“Ак калфак” конкурсында җиңүчеләргә Татарстанның агросәнәгать комплексы турында сөйләделәр

2026 елның 3 апреле, җомга

Бүген мәктәп укучылары һәм студентлар арасында «Ак калфак» бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр Казанда Игенчеләр сараенда булдылар.

Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү бүлеге башлыгы Руслан Хафизов Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының торышы, шулай ук республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү һәм дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.

Агросәнәгать комплексына кадрлар әзерләү һәм җәлеп итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Моның өчен республикада агротехнологик сыйныфлар эшли, белгечләр әзерләүдә максатчан укыту гамәлгә ашырыла һәм кызыксындыру акчалары түләнә.

Конкурста җиңүчеләр шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, анда музей директоры Наил Сабиров авыл хуҗалыгы тармакларын үстерү этаплары турында сөйләде.

Агросәнәгать комплексы белгечләрен әзерләргә “Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү” илкүләм проектының “АПКда кадрлар” федераль проекты ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International