14 - 15 май көннәрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Россия – Ислам дөньясы: Казанфорум» XVII халыкара икътисадый форумы кысаларында Россия агросәнәгать комплексының экспортка юнәлешле компанияләре өчен халыкара агросәнәгать сәүдә-сатып алу сессиясе узачак. Анда 23 чит ил байеры һәм дистрибьюторы, шулай ук Россиянең 9 төбәгеннән 78 Россия компаниясе катнашачак.
Сәүдә-сатып алу сессиясенең төп элементлары буларак, чит ил сатып алучыларын чакыру һәм аларның килүе, шулай ук Россиянең агросәнәгать комплексы продукциясен җитештерүчеләре һәм потенциаль чит ил партнерлары арасында тармакның индивидуаль бизнес-очрашуларын уздыру каралган.
Әлеге формат кыска вакыт эчендә турыдан-туры эшлекле багланышлар урнаштырырга, продукциянең сыйфатын һәм конкурентлык өстенлекләрен күрсәтергә, тәэмин итү шартлары турында фикер алышырга һәм алдан килешүләр төзергә мөмкинлек бирәчәк, бу турыдан-туры экспорт юнәлешләрен диверсификацияләргә һәм яңа базарларга традицион һәм югары өстәлгән бәя белән яңа төр продукция чыгаруга кызыксыну тудырыруга ярдәм итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә экспортерларга ярдәм итүдә «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча Россия экспорт үзәге тарафыннан булдырылган «Минем экспорт» («Мой экспорт») цифрлы платформасы төп инструмент булып тора.