«Кече агробизнесны үстерү» яңа федераль проекты яңа мөмкинлекләр ача

2026 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

2026 елдан Россиядә «Кече агробизнесны үстерү» федераль проекты эшли башлады, аның төп юнәлешләренең берсе - грант рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтеп, кече авыл пекарняларын үстерү.

Грант бирүгә сайлап алуда катнашу өчен кече авыл пекарняларын оештыру буенча профильле укулар узу һәм йомгаклау аттестациясен уңышлы узу мөһим шарт булып тора. Шул максаттан «РИАМА» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Пекарнялар булдыру һәм идарә итү» өстәмә һөнәри белем бирүнең яңа уникаль программасы эшләнде.

Программа авыл җирендә ипи һәм икмәк-күмәч әйберләре җитештерү белән шөгыльләнүче яки шөгыльләнергә җыенучы юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга юнәлдерелгән. Тыңлаучылар авыл җирлеге шартларында пекарнялар төзүнең һәм эшләүнең барлык этаплары буенча - продукцияне проектлаудан алып аны сатуга кадәр тәҗрибәле мөгаллимнәрдән - экспертлардан һәм икмәк пешерүчеләрдән һәм бизнес белән шөгыльләнүчеләрдән белемнәр алачаклар.

Программаны уңышлы үзләштерү һәм йомгаклау аттестациясен узу нәтиҗәләре буенча билгеләнгән үрнәктәге өстәмә һөнәри белем турында таныклык биреләчәк. Укулар 2026 елның 6 апрелендә башлана.

Кече хуҗалыклар субъектларына ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча +7(843) 221 76 81 (8884) телефоны аша һәм түбәндәге электрон адреска мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Ruslan.Antonov@tatar.ruАнтонов Руслан Александрович

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International