Министрлыкта терлекчелек тармагының агымдагы елның 2 айлык эшенә йомгаклар ясалды

2026 елның 13 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының агымдагы елның 2 айлык эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашты. Шулай ук Министрлык хезмәткәрләре, терлекчелек буенча консультантлар, муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов хәбәр итүенчә, 2026 елның 2 аенда республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында 317 мең тонна сөт җитештерелгән, бу 2025 елга карата 7%ка артыграк. Бер сыердан уртача савым 1 мең 1473 кг булган, узган елга караганда 6%ка артыграк. 70 мең тонна ит җитештерелгән, узган елга карата 104%. Дуңгыз һәм кош ите җитештерү буенча уңай динамика күзәтелә - 8% һәм 6% артым. Мөгезле эре терлек итен җитештерү узган елга караганда 3%ка түбәнрәк .

Дуңгызлар һәм сыерлар саны буенча динамика уңай. Узган ел белән чагыштырганда дуңгызлар саны - 20 мең башка, сыерлар саны - 2 мең башка, ягъни 4% һәм 1%ка арткан.

18 муниципаль районда мөгезле эре терлекләр саны 2025 елга караганда арткан. Иң зур уңай динамика Кукмара районында күзәтелә, 3977 баш, аннан кала Кайбыч, Минзәлә һәм Әтнә районнарында.

Республикада дуңгызлар башлыча 6 эре дуңгызчылык комплексында тупланган. Агымдагы елның 1 мартына аларда 479 мең баштан артык дуңгыз исәпләнә, 2025 елдагыга 19 мең баш өстәлгән. Иң зур үсеш “Камский Бекон”да, “Авангард”та һәм “Феникс”та.

Зеленодольск, Чирмешән, Апас һәм Лениногорск районнарында сарыклар саны узган елга караганда шактый арткан.

21 муниципаль районда атлар саны арткан. Иң күп артым Теләче районында 2025 елга карата - 123 баш һәм планга карата 21 баш артыграк. Шулай ук Лениногорск, Мамадыш, Әлки һәм Арча районнары да планнан тыш арттырган.

Аннары Сирень Нигъмәтҗанов игътибарны сөт җитештерүгә юнәлтте. 2025 ел белән чагыштырганда иң зур үсеш Кайбыч һәм Әтнә районнарында күзәтелә. Шулай ук Минзәлә, Балтач һәм Кукмара районнарында да үсеш темплары югары.

Аннары нотык белән нәсел эше һәм терлекләр үрчетү бүлеге башлыгы Дамир Миңнебаев чыгыш ясады.

“2 айлык эш нәтиҗәләре буенча 45,2 мең баш бозау туган, 57,4 мең баш сыер һәм тана орлыкландырылган. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерларны ясалма орлыкландыру күләме 16% тәшкил итте, бу узган ел дәрәҗәсендә”, - диде ул.

Дамир Миңнебаев әйтүенчә, җенесләргә аерып орлыкландыру сизелерлек уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. "Заманча селекциянең асылы “теләсә ничек күбрәк сөт алу" түгел, ә продуктивлык, сәламәтлек, күп бозаулар туу һәм терлекләрнең озаграк файда китерүенең дөрес балансы ул. Һәм ул үгезне дөрес сайлап алудан һәм таналарны геномлы селекцияләүдән башлана", - дип ассызыклады ул.

"Нәселле терлекләргә килгәндә, хәзер бу хайваннарның барысы да Нәселле ресурсларның федераль дәүләт мәгълүмат системасы (ФГИАС ПР) базасында булырга тиеш. Тиздән барлык дәүләт ярдәме чаралары ФГИАС ПР белешмәләренә бәйле булачак. Барысы да: безнең нәсел хуҗалыклары да, шулай ук татар токымлы атлар үрчетүчеләр дә (оригинаторлар). Нәсел хуҗалыклары үз терлекләре буенча белешмәләрне агымдагы елның март ае дәвамында, аннары квартал саен кертергә тиеш", - диде ул.

Габделхак Мотыйгуллин, ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәү, терлекләрне ябык режимда тоту, биологик яклауны тәэмин итү, транспортны дезинфекцияләү һәм санүткәргечләр эшен башкару бик мөһим, дип искәртте. Шулай ук башка төбәкләрдән терлекләр һәм азык кертмәүгә һәм аларның республика эчендәге хәрәкәтенә контрольне көчәйтү мәсьәләсенә аерым игътибар юнәлтте.

ЛД-Лаб ҖЧҖ генераль директоры Марат Мингәриев Россиядә беренче терлекчелектә генетика юнәлешендәге «ГЕНБИОТЕХ» агробиотехнопаркы турында сөйләде, ул «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. “ГЕНБИОТЕХ” агробиотехнопаркының төп максаты - генетик анализдан алып Россия агросәнәгать комплексына селекция чишелешләрен кертүгә кадәр тулы технологик цикл булдыру”, - дип ассызыклады ул.

Киңәшмә азагында Министрлык башлыклары терлекләрне карау һәм ашату технологиясен, эре мөгезле терлекләрнең сакланышын, юл карталарын вакытында башкарылуын һәм терлекләргә карата барлык яклау чараларының үтәлешен аерым контрольгә алырга кирәклеген билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International