Министрлыкта махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар

2026 елның 6 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

“Кадерле хатын-кызлар! Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, уңышлар телим, яз бәйрәме тормышыгызга ямь, матурлык, гүзәллек һәм күңелегезгә дәрт өстәсен”, - диде Ленар Гарипов.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына һәм шәхсән Марат Җәббаровка һәрьяклап ярдәм күрсәтеп торулары, СВО сугышчыларына битараф булмыйча, аларны игътибар үзәгендә тотулары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International