Министрлыкта Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының юбиляр-ветераннарын котладылар

2026 елның 17 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының юбиляр-ветераннары Рафаэль Әбүзәровны һәм Илдус Сәләхетдиновны котладылар.

Рафаэль Әбүзәров быел үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Хөрмәтле ветеран-аграрник, күренекле партия хуҗалыгы эшлеклесе күп еллар үзенең нәтиҗәле хезмәте белән Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының үсемлекчелек өлкәсенә үзеннән зур өлеш керткән шәхес.

Ул, Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының агросәнәгать комплексында җитәкче вазыйфаларда уңышлы эшләп, шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары фазыйфаларын башкарып, хөрмәт һәм ихтирам яулады. Бүгенге көндә ул Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы Президиумы әгъзасы булып тора.

Быел шулай ук хөрмәтле партия-хуҗалык эшләре ветераны, Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы легендасы һәм патриархаты Илдус Сәлахетдинов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бүгенге көндә ул Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы Президиумы әгъзасы булып тора.

Озак еллар эшләү дәверендә Илдус Сәләхетдинов, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы үсешенә (Җиләк-җимеш-яшелчә сәнәгате (Плодоовощпром) системасында да), шулай ук Биектау һәм Зеленодольск муниципаль районнарының авыл хуҗалыгын үстерүгә үзеннән саллы өлеш кертеп, хөрмәт һәм ихтирам казанган шәхес.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән юбилярларны министрның беренче урынбасары Ленар гарипов котлады һәм аларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында күпьеллык намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре, муниципаль районнарның һәм республикабызның социаль-икътисадый куәтен ныгытуга керткән зур өлешләре өчен Рафаэль Әбүзәров һәм Илдус Сәләхетдинов Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы Ветераннар советының котлау хатларын һәм «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк тамгаларын алдылар.

Юбилярларны котлауда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы Президиумы әгъзалары Наил Сабиров, Татьяна Ефремова һәм Валерий Юнысов катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International