Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Беларусь Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу узды.
Беларусь Республикасы делегациясен Минск өлкә башкарма комитеты рәисе Алексей Кушнаренко җитәкли. Аның составына шулай ук Минск өлкә башкарма комитеты, Жодинск шәһәр башкарма комитеты вәкилләре, шулай ук Беларусь Республикасының эре агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре кергән.
Очрашу барышында Ленар Гарипов республиканың экспорт куәте турында сөйләде һәм Татарстан агросәнәгать комплексы мөмкинлекләрен презентацияләде.
Алексей Кушнаренко: “Татарстан — интенсив авыл хуҗалыгы җитештерүе белән билгеле төбәк, ул Россия Федерациясендә алдынгы урыннарны били, дип ассызыклады. Минск өлкәсе шулай ук Беларусь Республикасында лидер булып тора. Без илдә үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясенең дүрттән бер өлешеннән артыгын җитештерәбез. Минск өлкәсе - чимал сыйфаты һәм экологик яктан чиста булуы аркасында милли бренд. 2025 елда мөгезле эре терлекләр саны - 900 мең баш, 17 млн баш кош-корт тәшкил итте. Без 500 мең тоннадан артык терлек-туарның төп төрләрен һәм кош-корт үстердек”, - диде ул.
2025 елда Татарстан Республикасына Беларусь Республикасыннан 48,8 млн долларлык продукция импортланган, ә «Экспорт» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән 50,2 млн долларлык продукция экспортка чыгарылган.
Очрашуда хезмәттәшлекне алга таба үстерү перспективалары һәм экспорт куәте, үсемлекчелек, терлекчелек, механизация өлкәсендәге проектларны бергәләп гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.