Марат Җәббаров Мамадыш районында яңа теплица комплексы-розарийда булды

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Татарстан Республикасының Мамадыш муниципаль районында булды. Аны район башлыгы Вадим Никитин озата йөрде.

«Вятка» сәнәгать паркында Марат Җәббаров «Родные края ОПТ» ҖЧҖенең теплица комплексы-розариен ачуда катнашты. Комплексның мәйданы - 1,1 гектар, ә җитештерү куәте - атна саен 40 мең роза. "Районда сәнәгать мәйданчыгы булу - зур плюс. Комплексны ачуыгыз белән котлыйм һәм ирешелгәннәрдә генә тукталып калмавыгызны телим, без һәрвакыт ярдәм итәчәкбез һәм булышачакбыз. Әлеге проект безгә генә түгел, ә тулаем илгә кирәкле булыр дип ышанабыз", - дип әйтте ул.

Мамадыш шәһәрендә министр «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының «Авыл территорияләрендә торак төзелешен үстерү һәм йорт тирәләрен төзекләндерү дәрәҗәсен арттыру» федераль проекты буенча төзелгән 28 шәхси торак йорттан торган микрорайонда булды. “Мамадыш районының елдан-ел үзгәреп торуын күрү сөендерә - яңа социаль объектлар һәм торак төзелә, җәмәгать урыннары һәм ишегаллары төзекләндерелә”, - дип өстәде Марат Җәббаров.

Сәфәр барышында министр шулай ук «2025 елда Мамадыш муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Советы утырышында катнашты.

Марат Җаббаров, ел йомгаклары буенча Мамадыш районы агросәнәгать комплексы өлкәсендә әйдәп баручы районнар бишлегенә керә, дип билгеләп үтте. “Район игенчеләре 123 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар, 15,9 мең тонна майлы культуралар суктырдылар. Терлекчелек өлкәсендә район республикада алдынгыларның берсе булып тора — 1 сыердан тәүлеклек савым буенча да, тулаем сөт савымы буенча да 6нчы урында”, - диде ул.

Аның сүзләренә караганда, Мамадыш районының уңышлары югары уңыш һәм савым күрсәткечләрендә генә түгел, ә иң элек агросәнәгать комплексында хезмәт хакының тотрыклы үсешендә дә чагыла. Бу эшнең нәтиҗәлелеген һәм тармакта социаль ярдәмнең югары дәрәҗәдә булуын раслый.

Марат Җәббаров шулай ук кадрлар әзерләүгә һәм авылга җәлеп итүгә зур игътибар бирергә өндәде. “Узган ел «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты эшли башлады. 2025 елдан «Агроинженерия» юнәлеше буенча агротехнологик класс эшли башлады, аның инвесторы - «Продпрограмма АПК» ҖЧҖ. 2026 елда шул ук инвестор тарафыннан тагын бер агрокласс ачу планлаштырыла”, - дип ассызыклады министр.

Чара азагында Марат Җәббаров хезмәткәрләргә күпьеллык намуслы хезмәтләре, эшләрендәге һөнәри осталыклары һәм вазыйфаи бурычларын үрнәк булырлык дәрәҗәдә үтәгәннәре өчен дәүләт бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International