«Казан Агро - 2026» күргәзмәсендә Татарстан белән Төркиянең хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар

2026 елның 13 феврале, җомга

Бүген «Казан Агро - 2026» махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе барышында Төркия Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасары Нияз Хурамшин, «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Миләүшә Заһидуллина катнашты.

Төркия делегациясен Измир авыл хуҗалыгы кооперативлары берлеге директоры Ясемин Гюнгёр Энгин җитәкләгән. Делегация составына шулай ук авыл хуҗалыгы кооперативлары берлеге вәкилләре дә кергән, болар: Мостафа Кожаташ, Хөсәен Чошкун, Али Гүзәл, Ариф Йылмаз.

Измир авыл хуҗалыгы кооперативлары берлеге - ул Измирдагы авыл һәм аграр кооперативлар берләшмәсе. Оешма кооперация аша фермерларга ярдәм итү һәм авыл хуҗалыгын үстерү өчен эшли. Берлек эшенең төп юнәлешләре: фермер кооперативларына булышу, эчке һәм тышкы базарларда продукция сатуда ярдәм итү, кооператив идарәгә өйрәтү, күргәзмәләр һәм чаралар аша җирле продукцияне алга җибәрү, катнашучылар өчен товарлар кайтаруны һәм сатып алуларны оештыру, консультацияләр һәм кооперативларның тотрыклы эшен контрольдә тоту.

Ленар Гарипов, Россия - Төркия мөнәсәбәтләрен үстерү контекстында Татарстан Республикасы шулай ук Төркия Республикасы белән дустанә мөнәсәбәтләрне эзлекле рәвештә үстерә, дип билгеләп үтте.

“Без Төркия коллегалары белән хезмәттәшлек итү өчен зур мөмкинлекләр күрәбез. Төркия – кооператив хәрәкәтен үстерүдә танылган лидер, бигрәк тә яшелчә, җиләк-җимеш үстерү һәм эшкәртү, органик продукция җитештерү, эре сәүдә челтәрләре һәм экспорт каналлары аша сатуның кооператив модельләре өлкәләрендә”, - дип өстәде министрның беренче урынбасары.

Ул әйткәчә, аграр сектор алдында зур бурычлар тора: азык-төлек иминлеген арттыру, инновацион технологияләрне гамәлгә кертү, кооперацияне үстерү һәм төбәкара элемтәләрне ныгыту. Һәм нәкъ менә кооператив хәрәкәте, ресурсларны, меңләгән фермерларның белемен һәм тәҗрибәсен берләштереп, бу процессларның көчле драйверы булырга сәләтле.

Очрашу барышында катнашучылар авыл хуҗалыгы кооперациясе мәсьәләләре, шулай ук Төркия Республикасыннан Татарстан Республикасына зәйтүн мае кертү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. «Без сезнең кооперация модельләрен өйрәнергә, уңышлы практикаларны Татарстан шартларына яраклаштырырга һәм ике як өчен дә файдалы үзара чишелешләр тәкъдим итәргә әзер», – дип ассызыклады Ленар Гарипов.

Яклар агросәнәгать комплексында сәүдә-икътисадый элемтәләрне ныгытуның мөһимлеген ассызыкладылар һәм «Экспорт» илкүләм проектына ярдәм итү буенча уртак хезмәттәшлек перспективаларын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International