Ел саен үткәрелә торган “Казан Агро-2026” махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе ачылды

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Казан Агро - 2026» махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе ачылды. Аны ачуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

«Казан Агро - 2026» күргәзмәсендә катнашучыларны сәламләп, Марат Җәббаров: «Күргәзмә елдан-ел Татарстан өчен генә түгел, бөтен Идел буе федераль округы өчен мөһим тармак вакыйгасы буларак үз статусын ныгыта. Ул һәр елны җитештерүчеләрне, фән, бизнес һәм хакимият органнарын вәкилләрен бергә җыя. Нәкъ менә монда без чын синергияне - инновацион эшләнмәләрдән алып бүгенге көндә кырларда, фермаларда һәм эшкәртү предприятиеләрендә эшли торган гамәли чишелешләргә кадәр күрәбез».

Министр, экспозиция яңа тематик юнәлешләр, заманча технологик чишелешләр һәм элемтәләр урнаштыру форматлары исәбенә киңәйтелде, дип ассызыклады. Күргәзмәдә беренче тапкыр, авыл хуҗалыгын, эшкуарлыкны һәм авыл территорияләрен үстерүне берләштерүче перспектив юнәлеш буларак, агротуризм аерым блок итеп кертелде.

Марат Җәббаров сүзләренә караганда, биредә мәктәп укучыларында һәм студентларда авыл хуҗалыгына кызыксыну уяна, тармакның кадрлар потенциалы үсешенә ярдәм күрсәтелә, агросәнәгать комплексы һөнәрләренең абруе ныгый.

«Казан Агро - 2026» эшлекле программасы 100дән артык чараны үз эченә ала - агросәнәгать комплексын үстерүнең төп юнәлешләре буенча түгәрәк өстәлләр, презентацияләр һәм эксперт фикер алышулары. Игътибар үзәгендә - терлекчелекне һәм үсемлекчелекне үстерү, авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм АПКга цифрлы технологияләр кертү.

Тулырак мәгълүмат һәм чаралар программасы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була: http://https: / / kazan-agro. ru/delovaya-programma#raspisanie.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International