2026 елның 6 февралендә Татарстан Рәисе фән һәм техника өлкәсендә Республика дәүләт премиясе лауреатларын - “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексына инновацион экологик имин биотехнологияләрне интеграцияләү һәм аларның икътисадый нәтиҗәлелеге” эшенең авторлар коллективын бүләкләде, болар:
“Биопрепаратлар” фәнни-җитештерү институты” ҖЧҖ директоры, биология фәннәре кандидаты Р.П. Ибәтуллина (эш җитәкчесе); Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Туйма» ҖЧҖ баш агрономы М.С. Галимҗанов; Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы «Авангард» ҖЧҖ баш агрономы Х.В. Гыйматдинов; Россия Фәннәр академиясенең “Бөтенроссия авыл хуҗалыгы микробиологиясе” фәнни-тикшеренү институты” ФДБФУнең Симбиотик һәм ассоциатив ризобактерияләр экологиясе лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты Кожемяков А.П. (Санкт-Петербург шәһәре); “Биопрепаратлар” фәнни-җитештерү институты” ҖЧҖ директорының биотехнологияләр буенча урынбасары, техник фәннәр кандидаты, доцент И.Ю. Крошечкина; “ВАМИН ТАТАРСТАН ИК” ҖЧҖнең үсемлекчелек буенча АПК директоры урынбасары, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Р.Х. Мөхәммәдиев; “Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге” ФДБФУнең “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” аерымланган структур бүлекчәсенең хайваннар физиологиясе, биохимиясе, генетикасы һәм туклануы бүлегенең әйдәүче хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты О.Л. Шайтанов; “Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге” ФДБФУнең “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” аерымланган структур бүлекчәсенең хайваннар физиологиясе, биохимиясе, генетикасы һәм туклануы бүлегенең баш фәнни хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Ш.К. Шакиров.
Биологияләштерелгән игенчелеккә күчүгә (химикатларны биопрепаратлар белән алыштыруга) юнәлдерелгән эшләнмә ТР Хөкүмәте һәм фәнни җәмәгатьчелеге тарафыннан югары бәяләнде. Бу алым продукциянең үзкыйммәтен киметә, аның сыйфатын яхшырта һәм файдалы микрофлора исәбенә туфракны савыктыра, бу исә агросәнәгать комплексын үстерүнең стратегик максатларына туры килә.