Марат Җәббаров республика мелиорация комплексының бүгенге торышы һәм үсеш перспективалары турында сөйләде

2026 елның 7 феврале, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан мелиорация комплексының бүгенге торышы һәм үсеш перспективалары турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәгә барлык муниципаль районнар да кушылды.

Республикада соңгы елларда 37 мең гектар сугарулы җир торгызылган, 487 гидротехник корылма ремонтланган, 280 километрдан артык торба үткәргечләр салынган, 300 берәмлектән артык сугару техникасы сатып алынган. Соңгы 5 елда мелиорациягә 13,8 млрд сум инвестиция кертелгән, шул исәптән 2025 елда 5,2 млрд сум. 2026 елга 3,8 млрд сум планлаштырылган.

Бүген мелиорацияне үстерү өчен федераль һәм республика программалары эшли.  Шуларның берсе – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Федераль адреслы инвестиция программасы - ФАИП. Моңа Идел буе Мелиорация - су хуҗалыгы балансындагы федераль объектлар керә. ФАИП буенча эшләр тулысынча федераль акчалар исәбенә финанслана. Әлеге программа буенча соңгы 5 елда 5,4 мең га мәйданда 10 объект реконструкцияләнде. 2,9 мең га сугарулы җир өчен яңа объект төзелде. 2026 елда эшләр 3,5 мең га мәйданда Арча һәм Чистай сугару системаларында дәвам итәчәк. Аларга 955 млн сум федераль акча каралган.

Республика территориясендә торгызуны таләп итә торган федераль сугару системалары тагын бар әле. Бу өстәмә 5 мең га сугарулы җир. Марат Җәббаров районнар башлыкларын һәм хуҗалыклар җитәкчеләрен Идел буе Мелиорация - су хуҗалыгы белән берлектә ай дәвамында әлеге объектларны программага кертү турында Карар кабул итәргә кушты.

Шулай ук «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү һәм комплекслы мелиорацияләү» федераль проекты эшли, аның буенча хуҗалыкларның сугарулы кишәрлекләрне төзү һәм реконструкцияләү эшләренә киткән чыгымнарының 50%ы кайтарыла. Бу программа буенча 2025 елда республиканың 6 хуҗалыгында 5,5 мең га файдалануга тапшырылган. Объектларның смета бәясе - 2,5 млрд сумнан артык. Барлык мәйданнар сугару техникасы белән җиһазландырылган. 2026 елга әлеге федераль проект буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында 4,8 мең га мәйданга карата белдерелгән барлык объектлар сайлап алуны узган. Аларга 762 млн сум субсидия каралган.

Федераль программалардан тыш, кайбер чаралар республика бюджеты исәбенә дә гамәлгә ашырыла. Иң мөһим юнәлешләрнең берсе - гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау һәм төзү. Әлеге программа, ел саен 150 млн сум күләмендә финанслауны саклап, уңышлы эшләп килә, бу төзелә торган барлык мелиорация системаларын су чыганаклары белән тәэмин итәргә, шулай ук, ремонт таләп ителә торган гидротехник корылмаларны торгызып, өстәмә сугарулы җирләрне файдалануга кертергә мөмкинлек бирә. 2025 елда су белән тәэмин итү өчен 1400 гектарда 4 объектта эшләр башкарылган.

Моннан тыш, файдалануга кертелгән сугарулы җирләрне җайланмалар белән тәэмин итү өчен сугару техникасы сатып алуга юнәлдерелгән чыгымнарның 70%ы кайтарыла. 2025 елда мелиорация программалары буенча хуҗалыклар тарафыннан барысы 119 берәмлек боҗра һәм барабан тибындагы су сиптерү машинасы сатып алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International