Марат Җәббаров: “Терлекчелектә югарырак нәтиҗәләргә ирешү өчен нәселле терлекләрне арттырырга, комплекслар һәм азык үзәкләре төзергә кирәк”

2026 елның 6 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында булды. Аны район башлыгы Аяз Шәфигуллин озата йөрде.

Эш сәфәре барышында Марат Җәббаров «Гаилә фермаларын үстерү» программасы буенча төзелгән Вафауллин Әнсәл Альберт улының 250 башка исәпләнгән сыер абзарын һәм 200 башка исәпләнгән бозау абзарын карап чыкты. Бозаулар абзарында һәр бозау өчен аерым урыннар әзерләү эшләре бара.

Аннары министр «Тукай исемендәге» ҖЧҖнең терлекчелек комплексын төзүнең барышы белән танышты. Саву залын эшләтә башлау һәм 350 башка исәпләнгән сыер абзарын ачу быелның икенче кварталына планлаштырылган.

Район мәдәният йортында Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының «Ютазы муниципаль районының 2025 елдагы социаль-икътисадый үсешенә йомгаклар һәм 2026 елга бурычлар турында» Совет утырышында катнашты.

Министр, республикада халыкның тормыш сыйфатын һәм иминлеген яхшыртуга юнәлдерелгән илкүләм проектлар, дәүләт һәм республика программалары гамәлгә ашырыла, дип билгеләп үтте.

“Болар - җәмәгать киңлекләрен үстерү, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте, сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм ремонтлау һәм башкалар. 2025 елда барлык федераль һәм республика программалары, илкүләм проектлар, программадан тыш чаралар кысаларында 166,1 млрд сумлык 3910 объект төзелде һәм капиталь ремонтланды, шул исәптән 3,515 млн кв.м торак файдалануга тапшырылды”, — диде Марат Җәббаров.

Аның әйтүенчә, республика программалары һәм илкүләм проектлар кысаларында Ютазы районында да шактый күләмдә эшләр башкарылган.

2025 елда районның тулаем территориаль продукты күләме 11,9 млрд сумлык булган. Район предприятиеләре тарафыннан 4,8 млрд сумлык сәнәгать продукциясе чыгарылган. Сәнәгать җитештерүе индексы 87,4% тәшкил итә. Районның авыл хуҗалыгы оешмаларында продукция күләме агымдагы бәяләрдә 2 млрд сумга якын булган, үсеш - 10,7%.

Министр, терлекчелектә югарырак нәтиҗәләргә ирешү өчен нәселле терлекләр санын арттырырга, югары технологияле комплекслар һәм азык үзәкләре төзергә кирәк, дип ассызыклады. “2025 елның декабрендә “Ә.А. Вафауллин” КФХсында 250 башка исәпләнгән сыер абзары файдалануга тапшырылды. 2026 елда тәүлеккә 110 тонна моно-азык җитештереп була алырлык азык үзәген төзи башлау планлаштырыла. “Г.Тукай исемендәге” хуҗалыкта - 500 башка исәпләнгән сөтчелек комплексын, “Нәбиуллин” КФХсында - 700 башка исәпләнгән сөтчелек комплексын, “Вафауллин Ә.А.” КФХсында 200 башка исәпләнгән бозау абзарын төзеп бетерү районның җитештерү күрсәткечләрен арттыруга җитди адым булачак”, - дип өстәде ул.

Чара азагында Марат Җәббаров югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы үсешенә үз хезмәтләре белән зур өлеш керткән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International