Студентлар, көллият укучылары, аспирантлар, югары уку йортларының фәнни хезмәткәрләре өчен дүртенче акселератор сезонына старт бирелде. Агротехта, финтехта һәм геймдевта инновацион чишелешләр тәкъдим итүче стартаплар программа сайтында катнашуга 20 февральгә кадәр гаризалар җибәрә алалар.
Россельхозбанкның студентлар акселераторы "Свое" экосистемасы һәм илнең агросәнәгать комплексы өчен агротех, финтех һәм геймдев проектлар эзләүгә юнәлдерелгән.
“Акселераторда катнашу — агросәнәгать комплексына һөнәри юл ачучы талантлы яшь кешеләр өчен тармакны камилләштерү буенча үз фикерләрен белдерү, башлаган эшләрен очлап чыгу һәм инновацион чишелешләргә продукт кыйммәтен кертү, авыл хуҗалыгын цифрлы трансформацияләүне тәэмин итә алырлык эшләнмәләрнең кулланма-гамәли үзенчәлеген күрергә өйрәнү, шулай ук бизнес-башлангычларга инвесторлардан хуплау табу мөмкинлеге ул. Без узган елларда җиңеп чыккан проектларның банк контурында гына уңышлы гамәлгә ашырылуын түгел, ә аларның базарда конкурентлыкка сәләтле булып, мөстәкыйль продукт стратегиясенә чыгуларын, илнең технологик суверенитетын ныгытып, киң колач алуларын һәм үсүләрен күрәбез”, - дип билгеләп үтте Россельхозбанк идарәсе рәисе урынбасары Елена Батурова.
Акселераторда катнашучылар базар лидерларыннан экспертиза алырга, банкның эчке экосистемасында үз чишелешләрен сынап карарга, РСХБ Венчур студиясе резиденты булырга һәм инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкин. Финалистлар үз проектларын демонстрация көнендә бизнес-заказчыларга банкка, Россиянең иң эре агрохолдинглары вәкилләренә, инвест-бергәлеккә тәкъдим итәчәкләр. Программа онлайн-форматта гамәлгә ашырыла һәм барлык катнашучылар өчен бушлай.
Экспертлар акселераторга кергән гаризалардан 12 иң яхшы проектны сайлап алачаклар, алар АПКда инновацион бизнес алып бару буенча уникаль курска керү мөмкинлеге алачак һәм тәҗрибәле менторлар җитәкчелегендә инновацион чишелешләрне нәтиҗәле, коммерция ягыннан кызыклы продуктка җиткергәнче эшләп бетерәчәкләр. Акселераторда катнашу мөмкинлеге оешкан командалар гына бирелми. Ә үзләренең проектлары булмаганнар башка катнашучы командаларга кушыла алалар.
Акселераторның узган сезоннарында 900дән артык гариза җыелган. Программа вакытында барлык катнашучылар да үз чишелешләрен эшләп бетерә алдылар һәм пилот проект мөмкинлеге турында банк һәм партнер-агрохолдинглар белән фикер алыштылар, шулай ук кызыксынучы инвесторларга үз проектларын тәкъдим итә алдылар.