Марат Җәббаров эш сәфәре белән Алексеевск муниципаль районында булды

2026 елның 4 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Татарстан Республикасының Алексеевск муниципаль районында булды. Аны район башлыгы Сергей Демидов озата йөрде.

Эш сәфәре барышында Марат Җәббаров капиталь ремонттан соң ачылган Коры Көрнәле авылындагы Мәдәният йортын һәм Алексеевск шәһәр тибындагы поселогындагы Граждан хәле актларын теркәү бүлеген карап чыкты. “Бу биналарның ремонттан соң ничек үзгәргәнен күрү сөендерә. Алар уңайлырак һәм заманчарак кына түгел, ә халыкны чын-чынлап мәдәни, гаилә һәм иҗтимагый чаралар уздыру өчен җәлеп итү үзәкләренә әверелгән”, — дип билгеләп узды министр.

Аннары Марат Җаббаров «Алексеевск муниципаль районының 2025 елдагы социаль-икътисадый үсешенә йомгаклар һәм 2026 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Советы утырышында катнашты.

Утырыш барышында министр 2026 ел Россиядә Халыклар бердәмлеге елы, ә Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителүен билгеләп узды. “Тышкы каршылыклар һәм махсус хәрби операция шартларында безнең бердәмлегебез иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкның гына түгел, алгы сызыктагы хәрби җиңүләрнең дә нигезе булып тора”, - дип өстәде ул.

Татарстанда системалы нигездә социаль ярдәм, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә медицина, психологик ярдәм күрсәтү буенча эш алып барыла, диде ул. “Хәрби хәрәкәттә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү эшен дәвам итү - Ватанны саклаучылар алдында безнең бурычыбыз”, - диде министр.

Аннары Марат Җәббаров районның барлык оешмаларының хезмәт коллективларына Татарстан Республикасы икътисадын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Район предприятиеләре тарафыннан 2,94 млрд сумлык сәнәгать продукциясе җитештерелгән. 2025 елның гыйнвар-декабрь айларында сәнәгать җитештерүе индексы 107,9% булган.

Район икътисадының шактый зур өлешен авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү алып тора. Районның авыл хуҗалыгы оешмаларында продукция күләме агымдагы бәяләрдә 5,3 млрд сумлык булган, үсеш - 27,5%, бу республикадагы уртача күрсәткечләрдән югарырак.

Чара азагында Марат Җәббаров югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International