Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераны Фәридә Гайнетдинованы котладылар.
Фәридә Сәүдихан кызы үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул, Балык Бистәсе авыл хуҗалыгы техникасы берләшмәсендә өлкән бухгалтер, «Масловский» совхозында баш бухгалтер һәм «Полимекс «АФ» ҖЧҖендә баш бухгалтер булып эшләп, үз һөнәри эшчәнлегендә зур осталык, компетентлык күрсәтте, аңа һәр эшен җиренә җиткереп эшләү, төгәллек хас.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән ветеранны Татарстан Республикасы АПК Ветераннар советының Балык Бистәсе районындагы җаваплы вәкиле Камил Гаязов һәм Татарстан Республикасы АПК Ветераннар советы президиумы әгъзасы Нәгыйм Мортазин котладылар.
Фәридә Сәүдихан кызына шулай ук Татарстан Республикасы Агросәнәгать комплексы Ветераннар советының котлау хаты һәм «Татарстан Республикасы Агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесе тапшырылды.