Татарстанда эшләүче кооперативлар саны бер ярым тапкырга арткан

2026 елның 24 гыйнвары, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары үсеше турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәгә барлык муниципаль районнар да кушылды.

2020 елдан эшләүче кооперативлар саны бер ярым тапкырга арткан - бүгенге көндә аларның саны 215кә җитә. Кооперациягә 22 меңнән артык фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалык җәлеп ителгән. Күрсәтелә торган хезмәтләр һәм эшкәртелә торган продукция күләме 18,5 млрд сумга җитте - бу 2020 елга караганда 3 мәртәбә күбрәк. 2025 ел нәтиҗәләре буенча көтелә торган табыш 22,5 млрд сум тәшкил итә.

Әлеге күрсәткечләргә максатчан һәм системалы дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә ирешелде. 2025 елда турыдан-туры финанс ярдәме күләме 504 млн сум булды. Шуның нәтиҗәсендә 12 кооператив яңа проектларны гамәлгә ашыра башлады, 2 кооператив җитештерү күләмнәрен арттырды, 59 кооператив тотылган чыгымнарны каплауга субсидияләр алды, 2 кооператив мини-сөт парклары территориясендә кооператив әгъзалары өчен 5 сөтчелек фермасы төзеде.

Мәсәлән, Арча районының сәнәгать паркында өч кооператив үзләренең эшкәртү линияләрен төзеп, уңышлы эшчәнлек алып баралар. Дүртенче кооператив грант алды һәм цехны 2025 елда төзи башлады.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, республикада 105 сәнәгать паркы бар, алар резидентларга преференцияләр, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасын тәкъдим итәләр. Бу кооперативларга проектка керешкәндә документлар рәсмиләштерүгә өстәмә чыгымнар тотуны һәм вакыт сарыф итүне булдырмаска мөмкинлек бирә.

Үз эшчәнлекләренең башлангыч этабында грантлар алган кооперативлар нәтиҗәле үсәләр. 2025 елдан грантның максималь күләме, катнашучыларның үз акчалары исәбенә финанслау 10%тан да ким булмаган шарт белән, 15 млн сумга кадәр арттырылды. 2023 елдан 2025 елга кадәр мондый грантларны 29 кооператив алды, аларның гомуми суммасы - 316 млн сум. Проект куәтенә чыкканнан соң, 2026 елда әлеге кооперативлар ел саен 12,8 мең тонна продукция җитештерәчәк, аларның гомуми табышы 4,8 млрд сум һәм чиста керем 420 млн сум булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International