Министрлыкта Кытай делегациясе булды

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов рәислегендә Кытай делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Кытай делегациясен «Пекин сәүдә ширкәте Фуши» компаниясенең бизнес мәсьәләләре буенча киңәшчесе Чжан Вэй җитәкли. Аның составына шулай ук Цзян Жуйтао, Хуан Юнмин һәм Ван Чэнь компаниясе вәкилләре кергән.

Рөстәм Гайнуллов республиканың экспорт куәте турында сөйләде һәм Татарстанның агросәнәгать комплексы мөмкинлекләрен тәкъдир итте. Ул, Татарстаннан Кытайга кузаклылар, җитен орлыклары, шулай ук шикәр продукциясе, туңдырма җибәрелә, дип билгеләп үтте.

Очрашу барышында катнашучылар Татарстан Республикасыннан Кытайга азык-төлек товарлары, кош-корт һәм терлек азыгы өчен чимал материаллары җибәрү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Яклар агросәнәгать комплексында сәүдә-икътисадый багланышларны ныгытуның мөһимлеген ассызыкладылар һәм «Экспорт» илкүләм проектына ярдәм итү өчен уртак хезмәттәшлек перспективаларын билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International