Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Самара өлкәсендә булды.
Сәфәр барышында Самара өлкәсе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Алексей Попов белән очрашу узды. Яклар эшлекле багланышларны, аерым алганда, агросәнәгать комплексын үстерү — уртак инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, тармакны цифрлаштыру, сәүдә хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Самара өлкәсе агросәнәгать комплексының дәүләт мәгълүмат системасына һәм терлекчелек тармакларын үстерүгә - алдынгы технологияләрне һәм ясалма интеллектны кертүгә аерым игътибар бирелде.
.jpg)