Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Беларусь Республикасында булды. Аның составына шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Рафаэль Фәттахов, Татарстан Республикасының Беларусь Республикасындагы вәкиле Илһам Кашапов, «РАЦИН» АҖ генераль директоры Денис Самодуров һәм «Казан ипподромы» ҖЧҖ директоры Гияз Идиятуллин керде.
Сәфәр барышында Марат Җәббаров Белоруссия универсаль товар биржасы вәкилләре белән очрашты. Ул Беларусь Республикасында бердәнбер товар биржасы һәм Көнчыгыш Европада иң эре биржаларның берсе булып тора. Анда агросәнәгать комплексы товарлары, шул исәптән: ит-сөт продукциясе, шротлар, азык өстәмәләре, бөртекле ашлык, орлыклар, эре мөгезле терлек тиреләре, майлы культуралар эшләнмәләре продукциясе, азык-төлек продуктлары һәм башкалар бар.
Аннары Марат Җәббаров Беларусь Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Юрий Горлов белән очрашты. Очрашу барышында яклар ике яклы хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләре, шулай ук тармакта уртак инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы төп азык-төлек товарлары белән үз-үзен тәэмин итә торган төбәк булып тора һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында лидерлар бишлегенә керә, дип билгеләп үтте.
Белоруссия ягы терлекчелек объектларын проектлауда һәм аларны кирәкле технологик җайланмалар белән комплектлауда, бодай аминокислоталарын һәм җилемен экспортлауны арттыруда, шулай ук Белоруссия илкүләм биотехнология корпорациясе продукциясенең барлык ассортиментын экспортлауда, Белоруссия югары аграр белем бирү учреждениеләрендә төрле белгечлекләр буенча авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүдә, шулай ук югары аграр уку йортлары арасында үзара хезмәттәшлекне үстерүдә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.
Тышкы икътисадый багланышларны үстерү һәм агросәнәгать комплексы продукциясе белән тәэмин итүне арттыру «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Аннары Татарстан Республикасы делегациясе Белоруссия дәүләт аграр техник университеты эшчәнлеге белән танышты. Биредә агроинженерия, авыл хуҗалыгы техникасына техник хезмәт күрсәтү, автоматлаштыру һәм экология юнәлешләре буенча агросәнәгать комплексы белгечләре әзерлиләр.
Эш сәфәре барышында Марат Җәббаров шулай ук «Альгимед Агро» терлекчелек оешмасында, «Сула Плюс» бәрәңге саклау һәм эшкәртү компаниясендә, агросәнәгать комплексының башка предприятиеләрендә булды.
Минск өлкәсендә министр «Parada» ат спорты мәктәбе, шулай ук ат спорты һәм атчылык буенча республика олимпия әзерлеге үзәге эшчәнлеге белән танышты. Министр, Белоруссиядә ат спортының тотрыклы структурасы бар һәм ул, олимпия дисциплиналарына аерым игътибар биреп, актив үсә, дип билгеләп үтте.