Марат Җәббаров "Татагролизинг" АҖ коллективына яңа генераль директорны тәкъдим итте

2026 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Татагролизинг» АҖ коллективына яңа генераль директорны тәкъдим итте. Ул - элек Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары вазыйфасын башкарган Рафаэль Фәттахов.

«Безнең үз алдыбызга куйган билгеле бер планнарыбыз һәм бурычларыбыз бар. Рафаэль Мәхмүт улына барлык инициативаларны һәм проектларны тормышка ашыруда нәтиҗәле эшләвен телибез», — диде Марат Җәббаров.

Компаниянең элеккеге җитәкчесе Азат Җиһаншин Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министры итеп билгеләнде. Тиешле Указны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзаланды.

“Татарстан Республикасы коллективына һәм җитәкчелегенә агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлешләре өчен зур рәхмәт”, - диде Азат Җиһаншин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International