Татарстанда 2025 елда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме, бәяләүләр буенча, 401,3 млрд сум булачак, үсеш 107% фаразлана. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чара, гадәттәгечә, барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
"Җитештерүнең тотрыклы уңай динамикасы - бу, беренче чиратта, безнең авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең көндәлек фидакарь хезмәте һәм республика җитәкчелеге тарафыннан авыл икътисадына эзлекле ярдәм күрсәтү нәтиҗәсе, шулай ук авыл халкының тормышына һәм хезмәтенә даими игътибар күрсәтү, диде Марат Җәббаров.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасындагы килешүләр кысаларында төп җитештерү күрсәткечләренә тулысынча ирешелде, дип ассызыклады ул.
Үсемлекчелек тармагы өчен ел уңай булды, дип бәяләргә була, диде Марат Җәббаров. Үсемлекчелек продукциясе буенча: бөртекле ашлык 4,6 млн тонна җитештерелгән (ашлык кукурузын да кертеп), уңдырышлылык – 35,8 ц/га, майлы культуралар – 1 млн тонна, уңдырышлылык – 16,5 ц/га, шикәр чөгендере – 2,3 млн тонна, уңдырышлылык – 432 ц/га, бәрәңге – 1 млн тонна һәм яшелчәләр 277 мең тонна әзерләнгән, 1,7 млн тонна терлек азыгы әзерләнгән.
"Быел чәчүлек мәйданнары структурасында шактый үзгәрешләр булды. Бөртеклеләр мәйданы майлы культуралар файдасына 90 мең гектарга кимеде", - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Ашлык җитештерү буенча өч район лидерлар - Буа, Тәтеш һәм Арча районнары. Бөртекле культуралар уңышы буенча Тәтеш, Кукмара һәм Аксубай районнары алдынгылар рәтендә.
Республикада шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Бүгенгә 1 млн 510 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән, сезон башыннан 209 мең тонна шикәр җитештерелгән. Кагатлардан 600 мең тоннадан артык чимал чыгарасы бар әле.
Терлекчелек тармагын үстерүгә йомгакларга килгәндә, министр: "Агымдагы елда сөт җитештерүне 2 млн 370 мең тоннага җиткерәчәкбез, артым - 82 мең тонна, ягъни 2024 елга карата 103,6%. Йомырка җитештерү 1,5% үсеш белән көтелә - 1 млрд. 631 млн. данә. Тере үлчәмдә терлек һәм кош-корт җитештерү 525 мең тонна көтелә, 2024 елга карата 102,9%. Республика үзен терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә. Җан башына сөт буенча - 61%ка, ит буенча - 18%ка, йомырка буенча 32%ка күбрәк җитештерәбез. Сөт җитештерү үсеше нокталарының берсе - сөт комплекслары төзү".
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы азык үзәкләрен оештыруның өстенлекле юнәлеш булуын искәртеп узды. Бүген 24 районда 58 азык үзәге эшли, алар авыл хуҗалыгы оешмаларында 215 мең баштан артык терлеккә хезмәт күрсәтә. Шулардан быел 13,8 мең башка исәпләнгән 5 азык үзәге файдалануга тапшырылган. Бүгенге көндә Арча, Әтнә һәм Саба районнарында өч азык үзәге төзелә.
Министр муниципаль районнар башлыкларына 2026 елга азык үзәкләре төзүне планлаштыруларын сорап мөрәҗәгать итте. Ул, бу мәсьәләдә республика бюджетыннан дәүләт ярдәме каралган - җайланмалар сатып алуга чыгымнарның - 50%ы һәм биналар төзелешенә 30%ы кайтарыла, дип ассызыклап узды.
Министр хәбәр итүенчә, агымдагы елда хуҗалыклар 8,6 млрд. сумга 1960 бер. техника сатып алган, шул исәптән 305 трактор, 106 ашлык җыю һәм 33 азык җыю комбайны.
2025 елда хуҗалыкларга «Техник һәм технологик модернизацияләү» статьясы кысаларында 2022-2023 елларда сатып алынган техника өчен чыгымнар өлешен каплауга 2,2 млрд сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелгән.
“Кыенлыкларга да карамастан, тармакны модернизацияләүне дәвам итәргә кирәк. Планлы модернизацияләүдән башка без кадрларны җәлеп итә һәм тармакның конкурентлык сәләтен тәэмин итә алмаячакбыз”, - диде Марат Җәббаров.
2025 елда тармакта 21 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шуларның 12се җитештерүгә бәйле, шул исәптән өчесе - үлем белән. Бәхетсезлек очракларының гомуми саны артуга карамастан, узган ел белән чагыштырганда үлем очраклары 62%ка кимегән, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Агымдагы елда җитештерүдә имгәнүләр арту хезмәтне саклау өлкәсендә эшне көчәйтергә кирәклеген күрсәтә, дип ассызыклады ул.
“Республика «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасында актив катнаша, - диде Марат Җәббаров. – 2025 елда әлеге программа буенча чараларны финанслауның гомуми күләме 4,1 млрд сум булды, шул исәптән федераль бюджеттан – 2 472,2 млн сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 657,2 млн сум, җирле бюджетлар акчалары – 13,5 млн сум, бюджеттан тыш акчалар – 979 млн сум. Киләсе елда әлеге программа чараларын гамәлгә ашыруга 12,8 млрд сум юнәлдереләчәк”.