Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында агротехнология классын ачты. Аны район башлыгы Равил Хисаметдинов озата йөрде.
Биектауның 3нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Марат Җәббаров «Биотехнологияләр һәм азык-төлек җитештерүе» юнәлеше буенча агротехнология классы ачты. Аның инвесторы - «Елмай» тәэмин итү-сату буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы.
«Азык-иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты буенча агротехнология класслары республиканың 14 районында ачылды инде, болар - Кукмара, Биектау, Мамадыш, Зеленодольск, Саба, Балтач, Арча, Чистай, Яңа Чишмә, Лаеш, Тукай, Әлмәт, Бөгелмә һәм Минзәлә муниципаль районнары.