Һәр хезмәткәргә 3 килограммлы продукция җыелмасы тапшырылды.
Яңа ел алдыннан Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле балалар өчен Казанның 1нче мәктәп-интернат коллективын котлады. Учреждение хезмәткәрләренә бәйрәм уңаеннан «Очень важная корова» һәм «Васькино счастье» брендларының сөт продукциясе белән 95 кешегә 3 килограммлы азык-төлек җыелмалары тапшырылды.
“Безнең коллектив өчен мондый игътибар бик кыйммәтле. Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты безнең мәктәпне онытмый һәм ел саен педагогларны һәм башка хезмәткәрләрне бәйрәмнәр белән котлый. Моңа кадәр без 8 мартка һәм Укытучылар көненә дә шундый бүләкләр алдык. Предприятиегә ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәтлебез, чөнки безгә - педагогларга чыннан да кайчакта бик җиңел булмый”, - дип уртаклашты Казанның 1нче мәктәп-интернат директоры Габитова Елена.
Интернат-мәктәптә үсеш үзенчәлекләре төрле булган 267 бала укый, шул исәптән аутизм спектрындагы тайпылышлар, менталь тайпылышлар, психик тайпылышлар белән, шулай ук сөйләм һәм ишетү сәләтләре бозылган балалар. Тәрбияләнүчеләрнең бер өлеше - ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм приютлардан, балалар йортларыннан килгән балалар. 80 бала өчен бу интернат даими яшәү урыны булып тора.