Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын ныгыту өчен конкурс нигезендә грантка сайлап алуны игълан итә

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яшь авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын ныгыту өчен грант алуга мөрәҗәгать итүчеләрне конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү башлану турында игълан итә.

Сайлап алу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Агросәнәгать комплексына грант ярдәме чаралары турында» 2021 елның 14 июлендәге 572 номерлы карары белән расланган Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан грантлар бирү тәртибе нигезендә үткәрелә.

Авыл кооперациясен үстерү һәм кече хуҗалыкларга ярдәм итү «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Документлар 2026 елның 3 апрелендә 00:00 сәгатьтән башлап 2026 елның 3 маенда 23:59 сәгатькә (МСК) кадәр кабул ителә.

Гаризалар кабул итү урыны: https://promote.budget.gov.ru.

Сайлап алу шифры: 26-709-65430-1-0025.

Барлык кызыксындырган сораулар белән түбәндәге электрон адреска мөрәҗәгать итәргә мөмкин: LS.Murtazina@tatar.ru, элемтә өчен телефон: +7(843) 221 76 81 (8841) Мортазина Лилия Сәмигулла кызы.

Гаризаларны сайлап алу турында мәгълүмат, грантлар бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар рәвешләре Министрлыкның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://agro.tatarstan.ru/granti-dlya-nachinayushchih-selskohozyaystvennih.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International