Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советы утырышында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә ярдәм мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов катнашты.
Марсель Мәхмүтов, моннан ун ел элек ТР Дәүләт Советы тарафыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында закон кабул ителгән иде, дип билгеләп үтте. Бүгенге көндә Татарстанда шәхси хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы эшчәнлеген алып баручы 401 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. 2024 елда фермерлар 105,7 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергәннәр. Бу - республиканың барлык категория хуҗалыклары җитештерә торган авыл хуҗалыгы продукциясенең өчтән бере (30,2%). Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сөтнең - 23%ы, итнең - 22%ы, бәрәңгенең - 85%ы, яшелчәнең 64%ы җитештерелгән. «Республика шәхси ярдәмче хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясе бәясе буенча илдә 5 урында тора, - дип ассызыклады министр урынбасары. - Шәхси хуҗалыкларның эш нәтиҗәләре ил күләмендә бюджеттан шактый зур күләмдә ярдәм күрсәтелү белән аңлатыла. 2025 елда Татарстанда аларга республика бюджетыннан 612 млн сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән, шуның 592 млн сумы, ягъни 97%ы инде үзләштерелгән».
Республика күрсәтә торган ярдәм кысаларында биш юнәлеш буенча чыгымнарның бер өлеше субсидияләнә, болар: сыерлар һәм кәҗәләр асрау, сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзү, өч яшьтән зуррак бияләр асрау, товар өчен һәм нәселле таналар һәм бер мәртәбә бозаулаган яшь сыерлар сатып алу, шулай ук яшь кош-корт сатып алу. "Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзүгә ярдәм итү өчен 2025 елда 70 млн сум акча каралган. 5 сыерга кадәр кече фермалар өчен субсидия 500 мең сум исәбеннән түләнә, 8 сыердан башлап - 1 млн сум исәбеннән. 2025 елда ике мәртәбә сайлап алу йомгаклары буенча 79 шәхси ярдәмче хуҗалык 69,5 млн сум күләмендә субсидия алдылар, бу лимитның 99%ын тәшкил итә, – дип сөйләде Марсель Мәхмүтов. – Әлеге ярдәм нәтиҗәсендә сыерлар санын 350 башка арттыру планлаштырыла. Акчалар алучылар белән бүгенге көндәге терлекләрне 5 ел дәвамында саклап калу турында йөкләмәләр имзаланды".
Ул шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр бирү өчен өстәмә сайлап алуда катнашырга гаризалар алу дәвам итүен билгеләп үтте. Мини-фермалар төзүгә гаризалар 28 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, ә товар һәм нәселле таналар, бер мәртәбә бозаулаган яшь сыерлар, шулай ук яшь-корт сатып алуга гаризаларны сайлап алу 28 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр планлаштырыла. "Шунысын билгеләп үтәсем килә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелә торган дәүләт ярдәменең барлык чаралары да тотылган чыгымнарның бер өлешен каплау өчен каралган. Субсидия алу өчен азыкка, азык өстәмәләренә һәм мини-фермалар өчен төзелеш материалларына чыгымнарны раслый торган документлар тапшырырга кирәк. Документлар “Мои субсидии” системасы аша электрон рәвештә тапшырыла, бу дәүләт ярдәмен күрсәтүнең гади, үтә күренмәле һәм оператив процессын гарантияли", - дип йомгаклады Марсель Мәхмүтов чыгышын.
Фикер алышу барышында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов муниципаль районнарда өч һәм аннан күбрәк сыер тоту өчен мини-фермалар төзү динамикасы белән кызыксынды. “Динамикага килгәндә, кызганычка каршы, республикада 2019-2024 елларда сыерлар саны 25 мең башка кимегән. Шул ук вакытта, программада катнашучылар уңай динамика күрсәттеләр, мәсәлән, 1217 мини-ферма төзелгән, бу сыерлар санын 5349 башка арттырырга ярдәм иткән”,-дип билгеләп үтте Марсель Мәхмүтов.
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов профильле Министрлыкка шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүнең яңа юнәлешләрен өйрәнергә тәкъдим итте, мәсәлән, моноазык сатып алуны субсидияләү, шулай ук гаилә фермалары буенча югары технологияле проектлар булдыру мөмкинлеген карарга кирәк. Марат Әхмәтов фикеренчә, авылларда халык елдан-ел картая бара, яшьләр аз, әмма хәзердән үк мини-фермаларны саклап калу, терлекләр санын саклап калу өчен бу юнәлешне җиңеләйтү һәм системалаштыру турында уйларга кирәк. “Әле берничә ел элек кенә без тирес чыгаруны механикалаштыру, сөтүткәргечләр белән тәэмин итү турында сөйләшкән идек, – диде Марат Әхмәтов. - Мәсәлән, 5-8 сыер тотучыларга ярдәм итәргә кирәк. Менә бу мәсьәләне өйрәнегез әле һәм гаилә фермалары, микрофирмалар буенча шундый югары технологияле проектлар эшләгез. Республика Рәисе бу мәсьәләне атналык киңәшмәләрдә күтәрә, ә без савым терлекләрен ничек саклап калу турында уйларга тиеш”.
ТРДСның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, үз чиратында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына төбәкләрдә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм буенча уңай практикаларга мониторинг үткәрергә, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга дәүләт ярдәмен бирү мәсьәләләрен җайга сала торган норматив хокукый актларга анализ ясарга һәм, өстәмә хокукый җайга салу кирәк булганда, тиешле норматив хокукый актлар кабул итәргә тәкъдим итте/