Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин катнашында авыл хуҗалыгы культуралары сортлары һәм гибридлары буенча киңәшмә узды.
Әлеге чарада “Дәүләт сорт комиссиясе” («Госсорткомиссия») ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Илгиз Гәрәев, “Россия Авыл хуҗалыгы үзәге” («Россельхозцентр») ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Виталий Новичков, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе” үз-үзен җайга салучы оешма (СРО) генераль директоры Юрий Еров, Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Федераль тикшеренү үзәгенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) селекционерлары, “Дәүләт сорт комиссиясе” ФДБУ ТР филиалының район сорт сынау участоклары мөдирләре, АПК өлкәсе агрономнары һәм белгечләре катнашты.
2024-2025 еллардагы сорт сынау конкурсы нәтиҗәләре буенча “Дәүләт сорт комиссиясе” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Илгиз Гәрәев чыгыш ясады.
Төбәк комиссиясе утырышы йомгаклары буенча Селекция казанышларының дәүләт реестрына авыл хуҗалыгы культуралары гибридларының 17 сортын кертергә һәм Татарстан Республикасында аларны алга таба үстерергә тәкъдим ителде, шулай ук орлыкчылыкны үстерүгә һәм үзебезнең селекциянең перспективалы яңа сортларын һәм гибридларын кертүгә кагылышлы мәсьәләләр дә каралды.