Татарстан Республикасының мелиорацияне үстерүгә керткән өлеше дөньякүләм танылды

2025 елның 31 октябре, җомга

Татарстан аграрийлары галимнәре БМОның Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (ФАО) оештырган Глобаль техник тану тантанасы лауреатлары арасында булдылар. Бу вакыйга 2025 елның октябрендә Римда оешманың 80 еллыгы уңаеннан узды. Чараның максаты - авыл хуҗалыгын тотрыклы үстерүгә ирешү һәм азык-төлек иминлеген арттыру өчен җирдән файдалануга, туфрак һәм су ресурсларына идарә итү өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне һәм уңышлы чишелешләрне тарату.

Чарада дәүләт башлыклары, министрлар, фән, бизнес һәм гражданнар җәмгыяте вәкилләре – барлыгы 150 илдән 25000 делегат катнашты. 

Тантанада бөтен дөньядан агроазык-төлек системаларын үзгәртеп коруда югары нәтиҗәләргә ирешкән 39 оешма билгеләп үтелде. Лауреатлар арасында - Казан дәүләт аграр университеты, аның Татарстан Республикасында мелиорацияне үстерү буенча республика мелиораторлары белән гамәлгә ашырылган масштаблы проекты дөньякүләм танылды.

«Казан дәүләт аграр университеты» тарафыннан тәкъдим ителгән «Җир, туфрак һәм су ресурсларына идарә итү буенча комплекслы чишелешләр» эше эшчәнлекләре югары фәнни һәм һөнәри практика дәрәҗәсе, глобаль азык-төлек иминлегенә ярдәм итә торган инновацион алымнар кертү белән аерылып торучы оешмаларны халыкара сайлап алу йомгаклары буенча ФАО эксперт бергәлеге тарафыннан танылу алды. 

Проект климат үзгәрү шартларында мелиорация һәм су һәм туфрак ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану проблемаларын фәнни нигезләүдән һәм комплекслы хәл итүдән гыйбарәт, бу азык-төлек иминлеген тәэмин итү һәм авыл территорияләрен тотрыклы үстерү өчен аеруча актуаль.

Эш “Татмелиоводхоз” идарәсе» ФДБУ (хәзерге «Приволжскмелиоводхоз»), «Татмелиорация» траст компаниясе ААҖ белән тыгыз хезмәттәшлектә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә алып барылган.

Уңыш нигезе: буалардан алып «цифрга» кадәр.

Конкурска тәкъдим ителгән проект - теория генә түгел, ә Татарстанда мелиорацияне үстерүнең 2012 елдан гамәлгә ашырыла торган комплекслы программасы ул. Аның асылы - «хәтәр игенчелек» дип атала торган, су куллануның иң югары ноктасы коры җәйге чорга туры килә торган төбәкләр өчен чаралар комплексын гамәлгә ашыру.

Нәрсәләр эшләнгән соң? Моны цифрлар үзләре күрсәтә:

Инфраструктура: булган 880 буаның 600дән артыгы һәм мелиорация сулыклары тулысынча реконструкцияләнгән, шул исәптән 122 федераль милектәге гидротехник корылмалар; рекреация һәм җәмәгать урыннары өчен 450дән артык су саклау зонасы төзекләндерелгән, нәтиҗәдә шәһәр һәм авыл кешеләре өчен уңайлы һәм төзекләндерелгән ял итү урыннары булдырылган, шулай ук акваторияләрдә гомуми экологик вәзгыять яхшырган.

Технологияләр: яңа буын «КАЗАНКА» инновацион киң колачлы су сиптерү машиналарының модельләре эшләнгән һәм серияле җитештерүгә кертелгән, Россиянең төрле төбәкләрендә 410 агрегат җитештерелгән һәм монтажланган; ел саен мең гектардан артык интенсив җиләк-җимеш бакчалары файдалануга кертелә, аларда үзебездә җитештерелгән, су сиптерү автоматлаштырылган һәм су сибүне цифрлы контрольдә тота торган заманча тамчылы сугару системалары файдаланыла.

Экология: Агроурманмелиорация эшләре башкарылган һәм 30 мең гектардан артык мәйданда туфракны саклаучы урман полосалары утыртылган; 28,6 мең га деградацияләнгән җир рекультивацияләнгән һәм торгызылган; ел саен 70 мең гектардан артык әче туфрак известьлана.

Алгарыш двигателе буларак фән

«Агробиотехнопарк» уникаль фәнни-мелиорация җитештерү мәйданчыгын булдыру проектның аерым горурлыгы булып тора. Туфрак һәм су ресурсларына идарә итү буенча комплекслы чишелешләрне фәнни тәэмин итү гаҗәеп нәтиҗәләр биргән: кыска вакыт арасында югары рейтинглы журналларда 50дән артык фәнни мәкалә басылып чыккан, 10нан артык патент алынган, шулай ук 5 кандидатлык һәм докторлык диссертациясе уңышлы якланган. «Сугарулы җирләрдә авыл хуҗалыгы культураларын үстерү» монографиясе басылып чыккан.

Икътисад һәм экология өчен сизелерлек нәтиҗәләр

Мелиорацияне үстерү буенча фәнни нигезләнгән программачыл алым һәм туфрак һәм су ресурсларына идарә итү буенча комплекслы чишелешләргә инвестицияләр кертү шактый мультипликатив нәтиҗә биргән. Проект ярдәмендә:

су хуҗалыгы инфраструктурасының ышанычлылыгы 40%ка арта;

ел саен 5-6 мең га мәйданда сугарулы җирләрнең яңа мәйданнары файдалануга кертелә; үзебездә җитештерелгән сугару техникасын кулланып, заманча мелиорация системалары белән сугарганда суны экономияләү 70%ка җитә;

авыл хуҗалыгы җирләренең продуктивлылыг 15-20%ка арткан;

туфрак эрозиясе 25-30%ка кимегән;

500дән артык яңа эш урыны булдырылган.

Бу уңышлы партнерлыкның менә дигән үрнәге, фән, бизнес һәм дәүләтнең бергәләп тырышлыгы бер үк вакытта икътисадый, социаль һәм экологик бурычларны хәл итә, ә ФАО бүләге – галимнәрнең һәм студентларның күпьеллык эшен тану, шулай ук Россия аграр һәм мелиорация фәненең лидерлыгын халыкара мәйданда раслау. Безнең тарафтан эшләнгән технологияләр Татарстанда үзләренең нәтиҗәлелеген исбатладылар инде һәм Россиянең башка төбәкләренә һәм чит илләргә кертү өчен зур куәткә ия.

ФАО тарафыннан танылу Татарстан аграрий-галимнәренең һәм мелиораторларының халыкара абруен һәм мелиорация системасын, туфрак һәм су ресурсларын үстерү буенча эшләүче белгечләрнең югары квалификацияле булуын раслады.

Россия Федерациясенең ФАО каршындагы даими вәкиллеге хәбәр иткәнчә, Татарстан эше әлеге номинация буенча бүләккә лаек булган проектлар бишлегенә кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International