1 ноябрь эш көне дип игълан ителүгә карамастан, гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре бу шимбәдә шул ук мәйданчыкларда узачак. Казанның Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә ярминкә якшәмбе көнне узачак.
Татарстан Республикасында сәүдә мәйданчыкларының адреслары түбәндәгечә:
Казан шәһәрендә: Аграр ур., 2; Липатов ур., 7; Ямашев ур., 71А; Ленинград ур., 27; Беломорский ур., 6; Батыршин ур., 20; Краснококшайский ур., 150/2; Кәрим Тинчурин ур. һәм Татарстан ур. киселеше; Җиңү проспекты, 46 в; Ю. Фучик ур., 64; Лаврентьев ур., 10; Дементьев ур., 7; Революция ур., 12а; Авзалова ур., 15.
Чаллы шәһәрендә: Габдулла Тукай яр буе, 16; Чулман пр. (Ипподром территориясендәге мәйданчык).
Зеленодольск муниципаль районында: Осиново пос., Бакча ур., 9; “Яңа Typa” технополисы.
Түбән Кама шәһәрендә: Бызов ур., 2А; Төзүчеләр проспекты, 2Б.
Кама Аланы штп, «Олимпия» боз сараеның парковка территориясе.
Ярминкәләр фермер продукциясен сатуга ярдәм итүгә һәм аны турыдан-туры кулланучыга сатуны оештыруга юнәлдерелгән, бу җитештерүчеләргә арадашчыларсыз, өзлексез һәм тиешле күләмдә Татарстан Республикасы халкын «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Шәһәр халкына арзан бәядән төрле продуктлар: кош ите, йомырка, сыер ите, дуңгыз ите, бәрәңге, яшелчә, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, көнбагыш мае, он, кондитер әйберләре тәкъдим ителә.
Ярминкәләр 2025 елның 28 декабренә кадәр булачак.