Язгы кыр эшләренең барышы, азык җыю техникасын ремонтлау һәм яшелчә культуралары орлыкларын халыкка җиткерү турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
Көзге культураларны тукландыру 190 мең гектар мәйданда башкарылган - бу планнан 40%. Күпьеллык үләннәргә 60 мең гектарда яисә планнан 20% мәйданда ашлама кертелгән. Тукландыруга республиканың барлык районнарында да керешкәннәр. Тәтеш районы 5,5 мең га мәйданда күпьеллык үләннәрне тукландыруны төгәлләгән дә инде, шушы көннәрдә уҗымнарны тукландыруны да төгәлли.
Туфракта тупланган дымны саклап калу өчен тырмалау - бик мөһим агроысул. Республиканың 41 районында тырмалауга керешкәннәр. Барысы 2 млн 360 мең га мәйданда дым каплатасы бар. Моның өчен хуҗалыкларда 3600 тырмалау агрегаты бар, аларның гомуми көнлек куәте 190 мең гектардан артык.
Республиканың унбер районында чәчү эшләренә керешкәннәр. Гомумән алганда, агымдагы елда 1 млн 730 мең га мәйданда сабан культураларын чәчү планлаштырылган, шулардан 820 мең га - бөртекле һәм 680 мең га - техник культуралар.
Агымдагы ел уңышы өчен барлыгы 440 мең тонна минераль ашлама сатып алынган, бу гектарга уртача 74,4 кг туры килә. Узган 2 атнада тагын 42 мең тонна ашлама кайтарылган.
Сатып алына торган орлыкларны кайтару дәвам итә. Хуҗалыкларга 86 мең тонна көнбагыш, 115 мең тонна кукуруз орлыгы кайтарылган. Шикәр чөгендере орлыкларының 70%ы хуҗалыкларга кайтарылган.
Бүгенге көнгә хуҗалыкларга 2,4 млрд сум дәүләт ярдәме җибәрелгән. Хәзерге вакытта федераль бюджеттан финансланучы барлык юнәлешләр буенча диярлек сайлап алулар игълан ителгән һәм 1 майга кадәр тагын 1 млрд 300 млн сум күчереләчәк. Ташламалы кредитлау программасы буенча хуҗалыкларга 14,3 млрд сумлык кыска сроклы 126 кредит һәм 3,3 млрд сумлык 13 инвестиция кредиты бирелгән инде.
Ел саен якынча 15 майда хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләүгә керешәләр. 10 майга азык җыю техникасын ремонтлап бетерү бурычы куелган, 12 майдан аларны комиссия кабул итүе планлаштырылган. Вакытында терлек азыгы әзерләү өчен тагын 215 азык җыю комбайнын, 150 үзйөрешле чапкычны, 280 пресс-җыйгычны һәм башка азык әзерләү техникасын төзекләндереп бетерергә кирәк. Бүгенгә аларның әзерлеге 67% дәрәҗәсендә. Азык җыю техникасын ремонтлау өчен 540 млн сумлык запас частьләр сатып алынган, бу планнан 70% тәшкил итә.
Министр хәбәр итүенчә, республикада авыл халкын элиталы яшелчә орлыклары белән тәэмин итү программасы уңышлы эшләп килә. Орлыклар белән тәэмин итүне район кулланучылар җәмгыятьләре һәм Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге кооперативлары өч яклы килешүләр нигезендә оештыра, ә халыкка бүлү аларның яшәү шартларын һәм җир кишәрлекләренең булуын исәпкә алып башкарыла. Авыл халкы орлыкларның репродукциясе югары булу һәм сортларның төрле булуы аркасында уңышның яхшы алынуы турында сөйли. Продукцияне күбрәк халык үзе куллана, ә артканын авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сату өчен кооперативлар сатып ала. 2025 ел нәтиҗәләре буенча халыктан 157 млн сумлык яшелчә сатып алынган.
Быел шул максатлар өчен 30 млн. сум акча бүленгән, шул исәптән беренче тапкыр бәрәңгегә - 10 млн. сум. Бу 200 тонна - югары сыйфатлы утырту материалы, 600әр кг - кишер һәм чөгендер орлыгы, шулай ук 30 тонна суган орлыгы сатып алырга җитә. 15 апрельдән орлыклык бәрәңге өләшү башланган. Май аенда 100 мең данә кәбестә үсентесен өләшү көтелә.