Республикада язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Узган ялларда татарстанлылар, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск һәм Түбән Кама муниципаль районнарында оештырылган ярминкәләргә килеп, республика районнары, агрохолдинглар һәм җирле фермерлар алып килгән сыйфатлы һәм натураль авыл хуҗалыгы продуктларын арзанраак бәяләрдән сатып ала алдылар.
Узган шимбәдә Казандагы ярминкә мәйданчыкларын Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов карап чыкты. Ул Фучик урамындагы, Җиңү проспектындагы һәм “Казан” агросәнәгать паркындагы сәүдә мәйданчыкларында булды, продукциянең төрлелеген бәяләде, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты.
Алты ярминкә атнасы йомгаклары буенча, 552,6 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан: 652,8 тонна яшелчә, шул исәптән 352,5 тонна бәрәңге, 113,1 тонна үлчәүле сөт, 180,1 тонна шикәр, 1044,3 мең данә тавык йомыркасы, 571,8 тонна ит (шул исәптән 302,4 тонна сыер ите). Ярминкәләр уздыру өчен 5 576 транспорт чарасы җәлеп ителгән.
Ике атна эчендә ярминкәләргә 550 миллион сумга якын авыл хуҗалыгы продукциясе китерү «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының бурычларын уңышлы тормышка ашыруга ачык мисал булып тора. Мондый чаралар халыкны сыйфатлы һәм һәркем ала алырлык азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү өчен дәүләт ярдәменең, инновацияләр һәм нәтиҗәле логистика кертүнең мөһимлеген күрсәтә, бу исә илнең азык-төлек суверенитетын ныгыта.
Бу атнада 26 апрельдә язгы ярминкәнең соңгы көне узачак, анда, гадәттәгечә, республика фермерлары, кооперативлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре алып килгән натураль һәм сыйфатлы продуктларны отышлы бәяләрдән сатып алырга мөмкин булачак.