Лениногорск муниципаль районында борчак чәчүгә керештеләр, Кайбыч, Буа һәм Бөгелмә муниципаль районнарында арпа чәчә башладылар. Республикада барысы 1 млн 730 мең га мәйданда язгы чәчү планлаштырыла, шулардан 818 мең га - бөртекле культуралар, 684 мең га - техник культуралар.
Шулай ук уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру дәвам итә. Көзге культураларны тукландыру 142 мең га мәйданда башкарылган, бу планнан 29% тәшкил итә. Күпьеллык үләннәргә 45 мең гектарда, ягъни планнан 14% мәйданда ашлама кертелгән. Республиканың барлык муниципаль районнарында да чәүлекләрне тукландыруга керештеләр.