Игенчеләр сарае Татарстанда Беренче бөтенроссия агродиктантын үткәрүнең төп мәйданчыгы булачак

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында 8 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган Беренче бөтенроссия агродиктанты узачак. Катнашучыларга агросәнәгать комплексының төрле темалары буенча 30 сорауга онлайн платформада җавап бирергә туры киләчәк.

https://агродиктант.рф/(алдан теркәлү таләп ителә) яисә оештырылган мәйданчыкларның берсенә килергә мөмкин.

«Бөтенроссия агродиктанты»н уздыруның төп төбәк мәйданчыгы Федосеев ур., 36 йорт адресы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булачак. Шулай ук аграр мәгариф учреждениеләре, эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм республика муниципаль районнары базасында 166 офлайн-мәйданчык оештырылачак, шул исәптән «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУда - 2 мәйданчык, урта махсус уку йортларында - 20 мәйданчык, агроклассларда - 28 мәйданчык.

Диктантка https://агродиктант.рф/ сайтында «Банк знаний» бүлегендә, шулай ук проектның социаль челтәрләрендә әзерләнергә була.

Аграр диктант аграр тармакны популярлаштыруга һәм «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына ярдәм итү йөзеннән укыту, эшләү һәм инвестицияләр кертү өчен авыл хуҗалыгын заманча, технологик һәм кызыклы юнәлеш буларак күрсәтүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International