Казан Россиянең иң абруйлы ат чабышларын һәм конкур буенча халыкара турнир уздырырга әзерләнә

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

30 августта Казан ипподромы Россия Федерациясе Президенты призына мавыктыргыч ат чабышлары үзәгенә әвереләчәк. Казанда инде өченче тапкыр уза торган бу тамаша ат спортын яратучылар өчен истә калырлык бәйрәм булырга тора. Ярышларның гомуми приз фонды - 38 миллион сум, ә чабышларда Россиянең 28 төбәгеннән иң яхшы 190 менге һәм юртак атлар катнашачак.

Бу көнне ипподром кунакларын 15 әйләнештән торган бай программа көтә, алар арасында – Россия Федерациясе Президенты призына, Татарстан Республикасы Рәисе призына, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты призына һәм Татарстан Республикасының Беренче Президенты - Минтимер Шәймиев Кубогына иң мөһим чабышлар булачак.

Спорттан тыш, 30 августта ипподром Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү үзәгенә әвереләчәк. Кунакларны татар эстрадасы йолдызлары, Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры һәм харизматик алып баручы Дмитрий Губерниев чыгышларын үз эченә алган күңелле программа көтә.

Иң бәләкәй кунаклар өчен бушлай осталык-класслары, атларда һәм пониларда йөрү зонасы, шулай ук төрле интерактив аттракционнар белән киң күңел ачу программасы әзерләнгән. Өлкәннәр исә Татарстан Республикасының милли кәсепчеләре һәм фермер продукциясе ярминкәсеннән ләззәтләнә алачак.

Моннан тыш, 29-30 августта Ат спорты буенча республика спорт мәктәбе манежында конкур буенча Татарстан Республикасы Рәисенең IIIнче призына халыкара турнир узачак, анда Россиянең 12 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән 160 ат катнаша. Ярышларның гомуми приз фонды - 6.5 млн сум, ә катнашучылар төрле катлаулылыктагы 11 маршрутта ярышачаклар.

Әлеге чара "Туризм һәм кунакчыллык" илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International