Оксана Лут Казанда: төп бурычларның берсе – селекция өчен база булдыру

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгында төп бурычларның берсе – селекция өчен база булдыру. Бу хакта Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут Казанда «Русское поле – 2025» бөтенроссия селекционерлар һәм орлыкчылар форумының пленар утырышында белдерде.

"Бездә селекция өчен база юк. Алгарыш турында сөйләшергә мөмкин, әмма әгәр синдә белешмәләр юк икән, син барысын да искечә эшләячәксең. Иң мөһиме - ул мәгълүмат. Хәзер ул бездә кирәккәнчә юк", - дип сөйләде федераль Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Шуңа күрә якын арада ведомствоның бурычы - платформа, белешмәләр банкы булдыру, диде ул. "Алга таба теләсә нинди селекционер, фәнни институт эшли алырлык мәгълүмат булырга тиеш һәм ул һәркем өчен ачык булсын өчен", - дип өстәде Лут.

Селекция һәм орлыкчылык өлкәсендә белгечләр кирәк, дип ассызыклады ул. «Фикерли торган кешеләр кирәк, алар, һичшиксез, безнең илдә бар, әмма аларны барысын да җыярга, алар иҗат итсен өчен тиешле уңайлыклар булдырырга кирәк», – дип ачыклык кертте министр.

Шуңа бәйле рәвештә, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгында 44 профильле югары уку йорты белән эш җайга салынган. Сүз бүгенге вәзгыятьләргә яраклаша торган уртак программалар булдыру турында бара.

«Шуңа күрә безгә яңа белгечлекләр кирәк. Без квалификацияне күтәрү өстендә эшләргә кирәклеген аңлыйбыз. Агрокласслар ачабыз, чөнки һөнәргә балачактан җәлеп итәргә кирәк», – диде Лут.

Аның фикеренчә, яшьләрнең аспирантурага мөнәсәбәтен үзгәртергә һәм югары уку йортларында «фәнни үзәк» булдырырга кирәк.

"Селекционерлар, җитештерүчеләр күбрәк булырга тиеш, сортлар өстендә күпме күбрәк кешеләр эшли, күпме күбрәк сортлар сайлап алуга тәкъдим ителә, шулкадәр яхшырак. Биологик төрлелек – алга таба үсешебез өчен драйвер ул, дип саныйм мин", - дип йомгаклады министр чыгышын.

Авыл хуҗалыгын үстерү «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты максатларына туры килә.

«Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты нигезендә безнең максат - 2030 елга үзебезнең селекция орлыклары белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен 75%ка кадәр күтәрү.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International