Бүген ТатНИИСХ тәҗрибә кырларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТатНИИСХ галимнәре белән очрашты. Чарада шулай ук министр урынбасары Дмитрий Яшин, ТатНИИСХ җитәкчесе Айтуган Хаҗиев катнашты.
Очрашуда Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты вәкилләре сабан бодаеның заманча базар таләпләрен максималь канәгатьләндерә торган яңа һәм перспективалы сортлары турында сөйләделәр.
Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты көзге бөртекле, язгы бөртекле, кузаклы, ярма, май культуралары, җиләк-җимеш һәм люцерна селекциясе һәм орлыкчылык өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Алар шулай ук бәрәңгенең яңа сортларын чыгару һәм биотехнологик үрчетү, бәрәңге фитопатогеннарын диагностикалау һәм азык өстәмәләрен эшләү өчен җаваплы.
«Татарстанда Соя» проекты буенча министр сояның республика шартларына яраклаштырылган иртә өлгерә торган иң яхшы сортларын (65 сорт) карап чыкты, агротехнологияләр үзенчәлекләре (инокулянтлар, СЗР) белән кызыксынды. Шулай ук «Азот» проекты буенча сабан бодае, рапс, кукуруз, соя, бәрәңге кебек культураларда азотлы ашламаларның заманча төрләрен куллану буенча күпьеллык полигон белән танышты.
Аннары Марат Җәббаров эксперименталь базада булды һәм ТатНИИСХ селекциясе яңа сортларының оригиналь орлыкларын әзерләү эшләренең барышы белән танышты. Очрашу барышында катнашучылар «Артика», «Ава» соя сортлары һәм «Юлдаш» сабан рапсы орлыкчылыгы үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.
Эш сәфәре ахырында министр “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалында энтомофаглар җитештерү цехында һәм яңартылган биопрепаратлар цехында булды.
“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Виталий Новичков әйтүенчә, филиалның җитештерү бүлегендә ел саен 200 тоннага якын сыек биопрепарат эшләнә һәм үсемлекләрне яклау чаралары ассортиментының тулы линейкасы тәкъдим ителә.
“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы орлыкчылык буенча һәм үсемлекләрне яклау өлкәсендә хезмәтләр күрсәтә. Филиал хезмәткәрләре чәчелә торган орлыкларның сортларына һәм чәчү сыйфатларына анализ ясыйлар, Татарстанның һәр районында чәчүлекләрне тикшерәләр һәм башлангыч үсеш этапларында ук зарарлы объектларны ачыклыйлар, шулай ук 4,0 млн. гектардан артык мәйданда үсемлекләрнре яклау чаралары үткәрәләр.