Бөтенроссия агродиктанты 2025 елның 8 октябреннән 12 октябренә кадәр Агросәнәгать комплексы атналыгы чорында 89 төбәктә 300 мәйданчыкта - офлайн форматта, шулай ук агродиктант.рф рәсми платформада онлайн узачак.
Татарстан халкы өчен Агродиктантта катнашу - үз белемнәреңне тикшереп карау гына түгел, ә илнең заманча һәм технологик агросәнәгать комплексы белән якыннан танышу мөмкинлеге дә. Диктантны бөтен ил буйлап 1 миллионнан артык кеше язар дип көтелә. Үз белемнәрен мәктәп укучылары, студентлар, һөнәри эшчәнлеге илнең агросәнәгать комплексына бәйле булмаган башка гражданнар, шулай ук АПК өлкәсендә профильле белем һәм эш тәҗрибәсе булган кешеләр тикшерә ала. Һәр категория өчен тиешле сораулар эшләнәчәк.
Быел Агродиктант беренче тапкыр үткәрелә һәм ул Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышлана. Проект «Бердәм Россия» партиясенең «Россия авылы» федераль партия проекты һәм генераль иганәче – «Россельхозбанк» АҖ ярдәмендә уздырыла.
Агродиктантның максаты - авыл хуҗалыгын, аграр һөнәрләрне һәм авыл тормышын үстерү, халыкның Россия агросәнәгать комплексыннан хәбәрдарлыгын арттыру, шулай ук заманча югары технологияле тармак казанышлары өчен патриотик горурлык булдыру.
Катнашучыларга авыл хуҗалыгының төрле тармакларыннан 30 сорауга җавап бирергә тәкъдим итәчәкләр, шулар арасында: туфрак һәм мелиорация, үсемлекчелек һәм үсемлекләрне яклау, терлекчелек һәм нәсел эше, терлек азыгы һәм ветеринария, балык хуҗалыгы һәм аквакультура, инфраструктура һәм авыл территорияләре, азык-төлек продуктлары җитештерү, АПК продукциясен экспортлау, авыл хуҗалыгын цифрлаштыру, АПК өчен җайланмалар һәм авыл хуҗалыгы техникасы һәм агротуризм. Катнашучыларга биремне үтәүгә 45 минут бирелә.
“Бүген гражданнар өчен аграр тармакның әһәмиятен аңлату аеруча мөһим — ул азык-төлек иминлегенең нигезе генә түгел, ә һөнәри һәм шәхси үсеш өчен перспектив юнәлеш тә. Агродиктант кебек агарту проектлары аграр һөнәрләрне популярлаштыру, белем дәрәҗәсен күтәрү һәм яшьләрне авыл территорияләрен үстерүгә җәлеп итү өчен нәтиҗәле инструментка әверелә”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов.
Теркәлү http://агродиктант.рф порталында 1 сентябрьдән башлана һәм ай буе дәвам итәчәк. Катнашу нәтиҗәләре буенча һәр теркәлгән катнашучы - электрон сертификат, ә җиңүчеләр дипломнар алачак.